Йорт анасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йорт анасы latin yazuında])

Йорт анасы - татар халкы мифологиясендә йорттагы иминлекне саклый торган зат. Ул йорт иясен хәтерләтә. Йорт анасы еш кына мал-туарны төрлечә җәфалый, имеш. Нократ татарлары йорт анасын "йорт әбийе" дип атыйлар. 2018 елда Татарстан китап нәшриятында язучы Галимҗан Гыйльманов мөхәррирлегендә “Татар мифлары – балаларга” китабы дөнья күрде. Анда Өй ияләре, Бичуралар, Убыр-Өрәкләр, Шүрәлеләр, Ялмавыз-Диюләр, Аждаһа-Юхалар турында миф-әкиятләр тупланган. Китапта мифологик персонажның кешеләргә никадәр игелекле һәм никадәр дәрәҗәдә куркыныч булуы турында сөйләнә. “Бала мифларны белеп үссә, урман иясе бар дип, агач ботагын сындырмый, суның иясе бар дип, суны пычратмый”, - дип саный Галимҗан Гыйльманов.  

Чыганак: А.Тимергалин “Миллият сүзлеге: аңлатмалы сүзлек”, 2том. "Татар-информ" агентлыгы