Йөзгәләкләр
| Йөзгәләкләр | |
|---|---|
| ХФӘ билгесе | dɪˈtɪsɪdeɪ |
| Халыкара фәнни исем | Dytiscidae Уильям Элфорд Лич, 1815[1][2][3] |
| Таксономик ранг | гаилә[1][2][3] |
| Югарырак таксон | Дитискоидные[d] |
| Таксонның халык атамасы | Waterroofkevers[4], vannkalver[5] һәм 龙虱科[6] |

Йөзгәләклә́р (Dytiscidae) - ерткычлар асотрядыннан коңгызлар семьялыгы. Гәүдәләре яссы, овал. 2,5 меңгә якын төре билгеле, Русиядә 300 гә якын төре бар. Татарстан территориясендә яшәүче төрләрнең төгәл саны билгесез. Бу йөзгәлекләрнең аз өйрәнелүе һәм төрләрен ачыклау авыр булу белән аңлатыла. Агымсыз, үләннәр белән капланган сулыкларда яши.
Тасвирлау
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аеруча зурлары (3-4 см га кадәр): каймалы йөзгәләкләр (Dytiscus marginalis) һәм киң йөзгәләкләр (D. latissimus), беренчеләренең аркасы коңгырт-кара, икенчеләренең - куе яшел төстә, күкрәк калканын һәм канат өслекләрен саргылт тар кайма уратып алган. Зур йөзгәләкләр арткы пар аяклары ярдәмендә йөзәләр, юкарган тәпиләрендә озын кыллар бар. Вак йөзгәлекләр су төбе һәм үсемлекләре буйлап үрмәлиләр. Атмосфера һавасын сулыйлар. Йомыркалардан үрчиләр, ана затлар аларны су үсемлекләренә яки сулык ярлары буена сала. Суда һәм коры җирдә кышлыйлар. Личинкалары тышкы төзелеше буенча төрле, яннарында һәм корсагында трахеялы саңаклары бар. Личинкаларның ураксыман казналыгы буенча сыек азыкны суыру өчен җайлашкан канал уза.
Йөзгәләкләр суда яшәүче организмнар, күбесенчә бөҗәкләр белән, шулай ук моллюсклар, чукмарбаш һәм вак балыклар белән туклана. Балык маймычларын ашап, йөзгәләкләр балык хуҗалыгына зыян китерәләр.
Киң йөзгәләкләр ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган
- 1 2 Integrated Taxonomic Information System — 2010.
- 1 2 Ślipiński S. A., Leschen R. A. B., Lawrence J. F. Order Coleoptera Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
- 1 2 Schmitt M., Bousquet Y., Bouchard P. et al. Family-group names in Coleoptera (Insecta) // ZooKeys / T. L. Erwin — Sofia: Pensoft Publishers, 2011. — 972 p. — ISSN 1313-2989; 1313-2970 — doi:10.3897/ZOOKEYS.88.807 — PMID:21594053
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ Norwegian Biodiversity Information Centre — 2009.
- ↑ (unspecified title) — doi:10.17520/BIODS.2022140