Йөри падишаһ
Внешний вид
Йөри падишаһ | |
---|---|
күп | |
түбән |
Йөри падишаһ — татар балалар уены.
Уйнау тәртибе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кыз балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Уртада бер кеше падишаһ булып кала. Түгәрәкләнгән кызлар хор белән җырлыйлар:
- Йөри падишаһ, йөри падишаһ
- Әйләнә уртасында, әйләнә уртасында.
- Эзли падишаһ, эзли падишаһ
- Үзенең сөйгәнен, үзенең сөйгәнен.
Кызлар җырлаудан туктый. Уртадагы кеше түгәрәктәге бер иптәшенә күрсәтеп болай җырлый:
- Әнә, әнә, ул минем сөйгәнем.
Түгәрәктәге кызлар:
- Тот, тот сөйгәнеңнең уң кулыннан!
Түгәрәк уртасындагы кеше барып «сөйгәне »нең уң кулын тота. Кызлар тагын җырлыйлар.
- Ал, ал син аны әйләнә уртасына!
Уртадагы кеше «сөйгәнен» әйләнә уртасына ала. Бу вакытта түгәрәктәге кызлар түбәндәгечә җырлый:
- Куш, куш син аны биергә дә җырларга!
Шул чагында җыр туктый. Падишаһ үзенең сөйгәне белән бииләр. Шуның белән уен тәмам була.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.