Йөрәккә якын (документаль фильм)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йөрәккә якын (документаль фильм) latin yazuında])
Йөрәккә якын

Ренат Акчурин - милләттәшебез, дөньякүләм танылган кардиохирург.

Аңа багышлап "Йөрәккә якын" ("Близко к сердцу") документаль фильм төшерелә. Аның сценарие авторы, проект җитәкчесе – Фәридә Корбангалиева, режиссеры – Денис Красильников, операторлар – Максим Терехин һәм Алексей Матросов.

2016 елның 8 июнендә Казанда әлеге фильмның презентациясе үтә.

Фильм талантлы табибның операция өстәле янындагы күренешләреннән, аның үз эше турында сөйләменнән башланып китә. Аннан соң, ил Президенты булган Борис Ельцин, космонавт Александр Александровтан башлап, гап-гади пациентларга кадәр – 9 кеше Акчуринның үзләренең гомер юлында нинди зур роль уйнавы турында җентекләп сөйли.

Фильм ахырында гаилә әгъзалары – тормыш иптәше һәм улының фикерләре кертелгән. Алар аның ышанычлы, тугры тормыш юлдашы, кайгыртучан, тырыш, хөрмәткә лаек ата булуы турында сөйли.