Кабакның ертылган җәрәхәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кабакның ертылган җәрәхәте latin yazuında])
Кабакның ертылган җәрәхәте
Сурәт
Саклык белгечлеге неотложная медицинская помощь[d]
 Кабакның ертылган җәрәхәте Викиҗыентыкта

Кабакның һәр чагылмаган җәрәхәте күз алмасын җентекләп ревизия һәм тикшерүен сорый. Кабак җәрәхәтләрен тиз арада гади тегеп кую белән төзәтергә кирәк, хәтта аны тартып куясы булса да.

Мондый тәҗрибә яхшы функциональ һәм косметик нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә.

1.     Кабак кырыена параллель урнашкан ачылып тормаган өске зарарлануларны кара ефәк 6-0 белән тегеп куялар. Җепләрне 5 көннән алалар.

2.     Кабак кырые ертылуы һәрвакыт җәрәхәт кырыйлары аерылу белән бара (рәс. 23.2а), аларны кабак кырыенда уемтык ясалмасын өчен теккәндә җентекләп туры китерергә кирәк (рәс. 23.2б).

3.     Тукыма югалту белән кабак зарарлануында, беренчел хирургия эшкәртүендә турыдан тегүгә комачаулачы җәрәхәтләрне латераль кантолизис ярдәмендә кабакның латераль кырый хәрәкәтен арттырып юк итеп була.

4.     Шактый тукыманы югалту белән кабак зарарлануында (рәс.23.1в) киң колачлы реконструктив операцияләр сорый (рәс. 23.2г) мәсәлән, яман ясалу буенча кабак резекциясенннән соң (4 нчы бүлекне кара).

5.     Яшь юллары ертылуы беренче 24 сәг. эчендә юк ителергә тиеш. Ертылуны силиконлы дренаж ярдәмендә яшь юллары системасы аша үткәреп туры китерәләр һәм борында беркетеп куялар. Аннары ертылуны тегәләр. Дренажны 3-6 айга калдыралар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.