Кабыргалы-камчылы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кабыргалы-камчылы latin yazuında])
Кабыргалы-камчылы
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Кабыргалы-камчылы — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар кара-каршы ике саф булып, кулларын бер-берсенә тотынышып, тезелеп басып торалар. Бер ягы түбәндәгечә җырлый:

Кикерикүк — ни була?
Таң ата да кич була.
Акбүз атым йөгәнле,
Чатма көмеш иярле.
Кабыргалы-камчылы,
Тама торган тамчылы.
Ак тирәк, күк тирәк,
Бездән сезгә кем кирәк?

Каршы яктан җырлап җавап бирәләр:

Кабыргалы-камчылы,
Тама торган тамчылы,
Ак кирәк, күк кирәк,
Сездән безгә кара чәчле,
Кара кашлы, кара күзле,
Фатыйма атлы кыз кирәк!

Чакырылган кыз (Фатыйма) чакырган якка йөгереп барып, бар көче белән сафны өзеп аша чыгарга тиеш. Чыга алса, бер баланы үз якларына алып китә. Чыга алмаса, үзе шул якта кала. Уен бер якта уенчылар беткәнче дәвам итә.

II вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу уен гадәттә күп кеше арасында уйнала. Алар пар-пар булып торалар. Бер пары кулга-кул тотышып бер якка баса. Икенче пары утыз адымнар чамасы җир китеп, боларга каршы басып, шулай ук кулга-кул тотышып торалар.

Бер як каршы якка карап түбәндәгечә җырлый:

Кикерикүк — ни була?
Таң ата да кич була.
Акбүз атым йөгәнле,
Чатма көмеш иярле,
Кабыргалы, камчылы,
Тама торган тамчылы,
Ак кирәк, күк кирәк,
Бездән сезгә кем кирәк?

Каршы яктагы пар бу икәүнең кайсын сайларга булса, шуның исемен әйтеп, түбәндәгечә җырлап чакыралар:

Кикерикүк — шул була,
Таң ата да кич була,
Акбүз атың йөгәнле,
Чатма көмеш иярле;
Кабыргалы, камчылы,
Тама торган тамчылы,
Ак кирәк, күк кирәк,
Фатыйма матур кыз кирәк!

Чакырылган кыз каршыдагы парга йөгереп барып, иңбаш-терсәкләре белән бар көченә бәрелеп, тегеләрнең тотышкан кулларын өзеп үтеп чыгарга тиеш. Өзеп чыга алса, шул икедән берсе белән тотышып, аның буш калган иптәшен бу якка ялгыз калганы янына җибәрә.

Бу юлы икенче пар баягыча җырлап уен башлый. Чакырылган кеше каршы якка йөгереп барып бәрелеп тә кулларын өзә алмаса, үз иптәше янындагы иптәшен чакырып җырлыйлар. Уен шулай дәвам итә. Уйнаучылар күбрәк булып китсә, саф белән култыклашып басып яки дүртәр-дүртәр булып төркемнәргә бүленеп уйныйлар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]