Казан сөлгесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан сөлгесе latin yazuında])
   Татар халкында сөлгеләр сөртенер өчен генә түгел, ә сәнгать әсәрләре дәрәҗәсенә күтәрелеп, йорт стеналарын, тәрәзә яңакларын бизәүдә кулланылган. 
   Сөлгеләр шулай ук хәерге заманда да бәйрәм-йолаларның төп атрибуты булып тора. 
   Татар сөлгеләренең ике башында уртага таба юнәлгән бертөрле бизәк композициясе урнаша. Гадәттә, орнамент бер-берсенә якын урнашкан өч-дүрт чәчәк бәйләменнән тора. Бәйләмнең нәфис сыгылган ботаклары матур чәчәкләр, яфраклар, бөреләр белән мул итеп бизәлә. Чәчәк бәйләмнәре астан тар гына дулкынлы бизәк белән тулыландырыла.

Чыганак: Н.Сергеева "Тылсымлы бизәк=Магия узора" китабы.