Казан укытучылар мәктәбе (бүлеп берләштерү)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан укытучылар мәктәбе (бүлеп берләштерү) latin yazuında])


Татар укытучылар мәктәбе бинасын Яков Бутягин XVIIIнче гасыр азагы XIX гасыр башында салдыра. 1876-1917 нче елларда бу бинада Татар укытучылар мәктәбе эшләп килә.Укытучылар мәктәбен 16 яше тулган татар егетләре өчен ачалар. Уку программасында урыс теле өстенлек иткән әлеге дүртьеллык мәктәпне бетергәч ,егетләр Казан губернасының татар авылларындагы мәктәпләргә башлангыч сыйныф  укытучысы итеп җибәреләләр.

Булачак яшь мөгаллимнәргә биредә яңача укыту алымнарын өйрәтәләр.Аларга күренекле мәгърифәтчеләр Мөхәммәтгали Мәхмүдов ,Шиһаб Әхмәров, урыс педагогларыннан М.Пинегин,А.Горы,академик Радлов,Богородицкийлар белем бирә.Шулай ук күп кенә дәресләрне һәм педагогик практиканы галим -эниклопедист Каюм Насыйри да алып бара.

Һәр уку елында Татар укытучылар мәктәбендә туксаннан артык егет укыган.Моннан яшь  мөгаллимнәр генә түгел, ә алдынгы карашлы милли-демократик хәрәкәт активистлары да тәрбияләнеп чыга.Бөтен татар дөньясының горурлыгы булган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый да шушы мәктәпне тәмамлый.Бу уку йортын тәмамлаучылар арасында II һәм  III Дәүләт Думасы депутаты Садри Максуди ,большевиклар Х.Ямашев белән Г.Сәйфетдинов, татар милләтенең киләчәге өчен фидакарь көрәшүчеләрдән Мирсәет Солтангалиев,язучылар Гафур Коләхмәтов, Сәгыйт Сөнчәләй,генерал-лейтенант Якуб Чанышев, татар театрына нигез салучыларның берсе Ильяс  Кудашев-Ашказарский һәм тагын бик күп күренекле шәхесләр дә була.

Билгеле булганча ,Октябрь инкыйлабы Казанга да зур үзгәрешләр алып килә.Укытучылар мәктәбе ябыла.Ләкин бина барыбер белем учагы-җидееллык мәктәп булып кала.Ә Бөек Ватан сугышы башлангач,аны госпиталь итеп үзгәртеп,4 ел буе шул максатта файдаланалар.Сугыш беткәч кенә 1945 нче елның 1 сентябреннән ул яңадан мәктәпкә әйләнә.1969 нчы елга кадәр 90 нчы номерлы сигезьеллык мәктәп булып тора.1970-1978 нче елларда биредә Ваһитов районы балалары өчен Пионерлар йорты эшли.Ә 1979-1987нче елларда бу бинада  балалар шахмат уйнау серләренә өйрәнәләр.Әлеге шахмат мәктәбен ябып, Теплоконтроль филиалын күчерәләр.1994 ел азагына заводка бинаны бушатырга туры килә.1995 нче елның 23 нче февралендә әлеге бинаны үзенең элек булган максатларында файдалану бәхетенә ирешәләр.Казан шәһәре мәгариф бүлеге карары белән монда 30 нчы номерлы татар малайлары лицее ачыла.Ул татар телендә эшли башлый.Күп фәннәрне татарча үзләштерүче егетләр гуманитар һәм икътисади юнәлештә белем алалар.Ләкин ул да ябыла.Бүгенгесе көндә бу бинада медиина фармацевтлар колледжы эшли.