Казан чиркәү укытучылары мәктәбе бинасы — Казанның Декабристлар урамында урнашкан, 1895-1906 елларда чиркәү укытучылары мәктәбе (1906-1918) өчен төзелгән бина. Мәктәп ябылганнан соң биредә беркадәр вакыт керәшен семинариясе эшләп ала[1]; шуннан соң бинада бер-бер артлы бакчачлык техникумы, 124 санлы заводның идарәсе, госпиталь, мәктәп һәм башка мәгариф оешмалары урнаша.