Казан шәһәренең байрагы
| Казан шәһәренең байрагы | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 2004 |
| Дәүләт |
|
| Юрисдикциягә карый | Казан |
Россия Федерациясе Татарстан Җөмһүриятенең башкаласы Казан шәһәренең байрагы[1]. Казан шәһәренең байрагы тукымасына Казан шәһәренең гербы төшерелгән, шуңа күрә байрак классик герблы флаглар исәбенә керә.
Сурәтләү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Байрак 1438 — 1552 елларда Казан ханлыгы байрагындагында сүрәтләнгән канатлы, дүрт аяклы, уксыман телле һәм койрыклы аждаһа (сазаган) сурәте нигезендә эшләнгән. Казан шәһәренең байрагы буе 2:3 нисбәтле булган аклы-яшелле турыпочмаклы тукымадын гыйбәрәт. Байракның уртасында Казан гербы. Флаг кинлегенең өске 4/5 өлеше — ак төстә, астагы 1/5 өлешее — яшел төстә. Тукыманың бу өлешендә кызыл канатларын җәйгән, алтын томшыклы һәм алтын тырнаклы киммәтле таҗ белән зиннәтләндерелгән кара аждаһа төшерелгән.
Символиканың аңлатмасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Аҗдаһа — көчне, бөеклекне, тормышны, яктылыкны, зирәклекне, какшамаслыкны, үлмәслекне һәм мәңгелек яңарышны символлаштыра. Тел сүрәтендәге ук — импульс, тизлекне һәм максатка ымтылуны аңлата. Җир —тормыш һәм байлыкларны саклаучы, тормыш символы булып тора. Таҗ — үсешнең югары баскычына ирешү символы. Казан башлыгы —Казан статусын һәм аларның борынгы традицияләрен күрсәтә. Төсләр түбәндәгеләрне аңлата:
- Яшел төс— яз, шатлык, өмет, табигать символы, муллык, чәчәк атуны, тотрыклылыкны аңлата.
- Алтын — югары кыйммәт, байлык, бөеклек, тотрыклылык, ныклык, көч, игелек, интеллект, интуиция һәм зарарлану, кояш яктысы символы.
- Көмеш—камиллек, вөҗданлылык, уй-ниятләрнең чисталыгы, тынычлык символы.
- Кызыл — кыюлык, бетмәс-төкәнмәслек, җитлегү, энергия, яшәүгә сәләтлелек символы
- Кара— иминлек, зирәклек, гаделлек һәм яшәешнең мәңгелек символы.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Решение Казанского Совета Народных депутатов от 24.12.2004 № 37-21 «О символах муниципального образования город Казань»
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2019 елның 18 март көнендә архивланган
