Калифорния (ярымутрау)
Внешний вид
Калифорния | |
Юа торган акваторияләр | Калифорния култыгы, Тын океан |
Мәйдан | 144 000 км² |
Ил | Мексика |
Калифорния Викиҗыентыкта |
Калифорния яки Түбән Калифорния (ингл. Lower California Peninsula, исп. Península de Baja California) — Төньяк Американың көнбатыш өлешендәге ярымутрау. Калифорния култыгын Тын океаннан аерып тора.
Озынлыгы 1200 км, киңлеге 80—250 км. Мәйдан як. 144 мең км². Яр буйлары тәбәнәк. Көньякта чиктәш утраулар һәм кулай бухталар күп.
Рельефы таулы, иң биек ноктасы 3078 м (Ла-Энкантада тавы). Вулканик вә кристалл массивлардан гыйбарәт. марганис вә бакыр мәгъдәне чыганаклары бар. Климаты — эссе тропик, коры. Явымнар саны — 250 мм. Чүл вә ярымчүл үсемлекләре үсә. Тауларда урманнар очрый. Җирле халык җәйләү терлекчелеге, авыл хуҗалыгы, бакчачылык, балык тоту белән шөгыльләнә.