Калып:Баш бит/Сайланган мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баш бит/Сайланган мәкалә latin yazuında])
(Калып:Башбит/Сайланган мәкалә битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Expo 2005 күргәзмәсендә ASIMO (2000) ике аяклы гуманоид робот.

Робот — ул катлаулы гамәлләр сериясен автоматик рәвештә ясарга сәләтле, бигрәк тә санак тарафыннан программаланучы машина. Роботлар читтәге идарә җайланмасы тарафыннан юнәлтелергә мөмкин яки эчендә корылган идарә булырга мөмкин. Роботлар кеше формасында конструкцияләнергә мөмкин, әмма күпчелек роботлар аларның кыяфәте нинди булуга карамастан биремне үтәү өчен конструкцияләнгән машиналар. Тормыштагы сыман кыяфәт мимикасы яки автоматик хәрәкәтләр ярдәмендә робот акыл хисен яки фикерен чагылдыра ала.

Роботларның куллануы, эшләве, төзүе һәм конструкциясе өстендә, һәм шулай ук аларның идарәсе, сенсор кире бәйләнешен һәм мәгълүмат эшкәртү санак системалары белән эшләүче технология тармагы робототехника дип атала. Бу технологияләр куркынычлы мохиттә яки җитештерү процессларында кеше урынына эшли ала торган, яки кыяфәт, үз-үзен тотуы һәм/яки аңлауда кешегә охшый торган автоматик машиналар белән эш итә.

Электроника 1948 елда Англиядә Уильям Грэй Уолтер ясаган беренче электроник автоном роботлар ясау белән үсешнең әйдәп баручы көченә әйләнә. Беренче санлы һәм программаланучы робот 1954 елда Джордж Девол тарафыннан уйлап чыгарыла һәм Unimate дип атала. Ул 1961 елдан General Motors заводларында басым астында кою машиналарыннан кайнар металл кисәкләрен күтәрү өчен кулланылган. ↪ Дәвамы