Калып:Баш бит/Сайланган мәкалә

Зәй районы (рус. Заинский район) — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Территория Республиканың көнчыгышында — Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнбатыш битендә урнашкан. Административ үзәге — Зәй шәһәре. Зәй сүзе иске татар телендә елга дигәнне аңлата. 2020 ел башына районда 53 698 кеше яши, шуларның 39 887се — шәһәр халкы, 13 811е — авыл халкы. Район икътисадының нигезе — сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы — 1221,49 км2. Район территориясендә Идел буендагы иң эре ДРЭС — Зәй ГРЭСы урнашкан.
XI гасырда Чишмә һәм Зәй елгалары арасында Идел буе Болгарының көнчыгыш чиге уза. Урта гасырларда Зәй районы территориясе буенча Бөек ефәк юлыннан борынгы Сюдумга кадәрге аерылган өстәмә юлы уза. XVII гасыр уртасында Кама аръягында Кама аръягы сызыгы төзелә башлый. 1652 −1656 елларда Рус дәүләте, Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе — Зәй крепосте. Бер үк вакытта бу якларга урс патшасы иген игүчеләрне күчереп утырту башлана, шулай ук чик буен саклау өчен патшага тугрылыклы булган кораллы сугышчылар да җибәрелә. Мондагы уңдырышлы җирләрне патша үзенең морзаларына һәм тугрылыклы хезмәткәрләренә бүлеп бирә һәм Россиянең үзәгеннән, башка төбәкләреннән крепостной крестьяннарны күчереп утыртуга рөхсәт бирелә. Зәйгә күчеп килүчеләрнең күбесе казаклар булып исәпләнә, шунлыктан алар күп кенә чикләүләрдән азат ителә.