Кан күчерү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кан күчерү latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кан күчерү
Сурәт
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/blood_transfusion_2[1]
ICD-9-CM 99.0
NCI Thesaurus идентификаторы C15192
Commons-logo.svg Кан күчерү Викиҗыентыкта

Кан күчерергә омтылу ХVI-ХVII гасырларда ук булган. Тик уңышсыз экспериментлар һәм аларның начар тәмамлануы, канның составын һәм химиясен белмәү, бу проблеманы чишү мәсьәләсен бик ерак киләчәккә кал­ дырырга мәҗбүр иткән. 1907 елда Я.Янский канның агглютинациясе (бактерияләр, эритроцитлар, лейкоцитларның һ.б. күзәнәкләренең укмашуы) - буенча, кешеләрнең каны 4 группага бүленгәнен ачкан. Аның бу ачышы һәм классификациясе бүген дә яшәп килә. Кан группалары.

Антиген үзенчәлеге буенча бар кешеләр 4 группага бүленә. Кан группа­ ларының бер-берсе белән ярашу-ярашмавы болай аңлатыла: бер кешенең ’ канында булган кайбер аксымлы матдәләр (антитәнчекләр) икенче кешенең канында булган икенче төрле аксым матдәләре (антиген) белән кушылганда, ' алар бер-берсенә ябышып эресә, бу эритроцитларның агглютинациясе һәм гемолиз барлыкка килүе була. Эритроцитларда агглютиноген дип аталган ике антиген — А һәм В агглютиногеннары барлыгы ачыкланган. Канның сүлендә һәм кеше организмындагы башка сыекчаларда 2 төрле анти­ тәнчекләр—Z (альфа) һәм б (бета) агглютининнары барлыгы билгеле. Әгәр кан күчерү вакытында бер исемдәш агглютиноген һәм агглютинин (А һәм т, В һәм б) очрашса, эритроцитлар бер-берсенә ябыша һәм җимереләләр. Мондый реакция трансфузиядән соң була торган гемолитик шокны барлыкка китерә. Бу хәл еш кына кан күчерү вакытында яки күчергәннән соң башлана. Авыру кеше эче, бил авыртуына, сулыш алуы авыраюга зарлана. Аның битендәге кызыллык күгәргән төс ала, тәненә салкын тир бәреп чыга. Бу вакытта авыру бераз гына яхшырып-җанланып киткән кебек була. Тик соңрак аның сулыш алуы һәм пульсы тизләшә, артериаль кан басымы төшә. Бераздан авыру аңын югалта, көзән җыерулар, ирексез ; сиеп җибәрү, тәрәтне тыеп кала алмау күзәтелергә мөмкин. Күп очракта гемолитик шок авыруның үлеме белән тәмамлана. Кешенең кан группасы канда агглютиноген һәм агглютинин булу яки булмаудан чыгып билгеләнә.

I группа — 0 (I) эритроцитларда агглютиногеннар булмый (0), ә кан сүлендә г һәм б агглютининнар була.

II группа — А (II) эритроцитларда А агглютиноген бар, ә кан сүлендә — б агглютинин.

III группа — B (III) эритроцитларда B агглютиноген бар, ә кан сүлендә — z агглютинин. IV группа — AB (IV) эритроцитларда А һәм В агглютиногеннар бар, ә кан сүлендә агглютининнар юк. Кан күчергән вакытта донор канының эритроцитлары һәм реципиентнын (авыруның) кан сүле нинди булуы әһәмияткә ия. Кан күчергәндә, реципи- ентның кан сүлендә зур концентрациядә булган агглютининнар донорның бер исемдәш агглютиногеннары донор эритроцитларының ябышуына китерә.

Бер группада булган канны бер кешедән икенчесенә күчерү куркынычсызрак, чөнки бу вакытта агглютинация булмый. Кайбер очракта төрле группадагы канны да күчерәләр, мәсәлән 0 (I) донорлар (универсал донор) булып исәпләнәләр. AB(IV) группада агглютининнар юк, шуның өчен бу группа реципиентлары универсал реципиент була. Аларга башка группа канын салырга да ярый.

Кешенең кан группасын стандарт кан сүле ярдәмендә тикшереп беләләр. Тикшерү өчен 3 группадагы кан сүле — 0 (I), A (II), В (III) алына.

РЕЗУС-ФАКТОР.

Дәвалау процессында кан һәм кан препаратлары кулланылганда, кайвакыт бер үк группа канны күчергәндә дә, үзара яраш- > маучанлык күренешләре күзәтелә. Бу күренешләрне ныклап өйрәнүчеләр ' 85 % ка якын кешеләрнең канында антиген аксымы булуын ачыклаганнар һәм ул резус-факторны (резус — макак маймылларда эритроцитларның алты изоантигены системасы) уңай резус дип атаганнар, ә 15 % кешеләрдә бу фактор тискәре резус буларак билгеләнгән. Тискәре резуслы кан — кешеләрнең барлык кан группаларында да очрый. Табигатьтә резус-факторга әзер антитәнчекләр юк. Резус-антитәнчекләр (резус-агглютининнар) резус-факторлы кешегә кан салып иммунлаштырганнан соң гына барлыкка килә. Антитәнчекләр кан салып 1,5-2 атна вакыт узгач, ягъни кан белән антиген керткәч ясала. Канны бер тапкыр гына салганда антитәнчекләр ясалу авыру өчен куркыныч тудырмый. Тик бу : авыруга яңадан уңай резуслы кан күчерсәләр, эритроцитларның агглютинациясе барлыкка килеп, гемолитик шок булуы ихтимал. Тискәре резуслы йөкле i хатын-кызның карынында уңай резуслы бала булса, ул яшь ананың канында 5 резус-антитәнчекләр ясалып, резус каршылык барлыкка килергә мөмкин. Хәзерге вакытта кан, аның препаратларын салу алдыннан, авыруның резус-факторы нинди булуын тикшерәләр. Әгәр тискәре резус булса, канда антитәнчекләр булуын ачыклыйлар. Авыруның нинди резус-фактор икәнлеге билгеле булмаса, аңа тискәре резуслы кан күчерү куркынычсызрак. I моны бигрәк тә элек кан салынган кешеләр һәм авырга узган хатын-кыз- f, лар очрагында төгәл белергә кирәк. Вакытыннан алда бәбиләгән, үле бала f тапкан хатын-кызларга тискәре резуслы кан препаратларын күчерү яхшырак. ’ Хәзерге заманда хастаханәләрдә кан салганда, резус-факторга тикшерүдән кала, канның шәхси үзара ярашуына да тикшерү уздыралар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]