Капкачы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Капкачы latin yazuında])

Капкачы (ингл. goalkeeper) — кайбер спорт төрләрендә уенчылардан берсе. Аның төп вазифасы уен дәвамында көндәш такым тарфыннан юнәлдерелгән тупны үз капкасына керттерүгә юл куймаудан гыйбарәт.

Капкачылар уен дәвамында башка уенчыларга караганда аеруча мөмкинлекләргә ия. Футбол уенында мисал өчен капкачылар куллары ярдәмендә уйнауга хокуклылар. Моннан тыш, капкачылар уен дәвамында башка төркем уенчыларыннан аерылып тора торган кием вә махсус җиһазларда булалар. Мисал өчен хоккей ыапкачылары җәрәхәт алмау максатында махсус йөз капламасын баш киеме сыйфатында кияләр. Футбол уены капкачылары исә тупны кулайрак тоту максатында махсус бияләй кияләр.

Майкл Гарнетт

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]