Кара миләш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кара миләш latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кара миләш
Сурәт
Халыкара фәнни исем Aronia melanocarpa Elliott
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон Арония[d]
Таксонның халык атамасы llwyn aeron tagu du[1], temnoplodec černoplodý[2], musta-aronia[3], 黑涩楠[4], 黑苦味果[4] һәм Black Chokeberry[5]
Базионим Mespilus arbutifolia var. melanocarpa[d]
Нәрсәнең чыганагы black chokeberry[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=4247[6]
Commons-logo.svg Кара миләш Викиҗыентыкта

яки арония. Кара миләшнең дәвалау сыйфатлары йөз еллар элек үк билгеле булса да, сәламәтлек саклау министрлыгы 1961 елда гына аны кулланырга рөхсәт биргән. Аның файдалы сый­ фатларын тикшерүче — данлыклы селекционер И.В.Мичурин. Ә халык медицинасы кара миләшне бу рөхсәткә кадәр үк куллана башлаган. Бәлки, безнең әби-бабаларыбыз кара миләшнең тирене яшәртү сыйфаты барлыгын, шулай ук аның күпмедер дәрәҗәдә радиоактив нурланыштан саклый алуын белмәгәннәрдер дә, тик дәвалау процессында бу җимешне еш кулланганнар.

Кара миләш арыганлыкны, баш авыртуын киметә, канда зыянлы холес­ терин дәрәҗәсен төшерә, кан басымын көйләргә ярдәм итә, кан оешучанлыгын көчәйтә. Бавыр, баш мие һәм эндокрин система эшчәнлеген яхшыр­ та. Ул салкын тигәндә, азканлылык, ревматизм, шикәр диабеты, атерос­ клероз, бөер авырулары җәфалаганда, йокы бозылганда, организмга йод җитмәгәндә файдалы (җимешләрдә шактый гына йод бар). Моннан кала кара миләштә молибден, марганец, фтор, бакыр, магний, бор, тимер мик­ роэлементлары; К витамины, В, Р, С, Е группасы витаминнары, шулай ук фруктоза, глюкоза, сахароза, пектин һәм дуплау матдәләре барлыгы билге­ ле. Р витамины кан тамырларын ныгыта, капиллярларның үткәрүчәнлеген нормальләштерә, кан тамырлары стенкасының үткәрүчәнлеген киметә.

Көненә 1 г гына кара миләш ашап та, организмның бу витаминга көнлек ихтыяҗы үтәлә. Чи миләш булмаса, аны кипкәне алыштыра. Шунысын да әйтергә кирәк: кара миләшнең бар «төре» дә — чи, кипкән, катырылган, эшкәртелгәне дә файдалы.

Кара миләшнең сидек һәм үт куу, салкын тиюне дәвалау, бөрештерү сыйфатлары билгеле. Миләш согы белән безнең әби-бабаларыбыз пешкән урыннарны майлаганнар, нәтиҗәдә яралар тизрәк төзәлгән.

Кара миләш иммун системаны ныгыта. Ул кислоталылык түбән булган гастриттан, онкологик авырудан интегүчеләргә; авырлы хатын-кызларга (токсикоз булганда) файдалы. Миләштәге фитонцидлар дизентирея таяк­ чыкларына тискәре тәэсир итәләр.

Тик кайбер очракта миләшне кулланырга киңәш ителми. Тромбофлебит куркынычы янаганда, ашказаны согы югары кислоталы булган гастрит вакытында, кан тиз оешканда, ашказаны һәм уникеилле эчәктә җәрәхәт булганда, гипотония борчыганда, шулай ук эч еш кибеп интектергәндә кулланырга ярамый.

Атеросклероздан профилактик дәва чарасы. 1 аш кашыгы балны яңа сы- ? гып әзерләнгән 50 г кара миләш согы белән болгатырга. 7 атна дәвамында ; көненә 3 тапкыр ашарга ярты сәгать кала эчәргә.

Грипп авыруы профилактикасы һәм дәвасы. 2 аш кашыгы кипкән җимешләргә кайнар су салып, ярты сәгать су мунчасында тотарга. 1 атна ; дәвамындә көненә 3 тапкыр ярты стакан эчәргә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]