Карбоангидраза ингибиторлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карбоангидраза ингибиторлары latin yazuında])
Карбоангидраза ингибиторлары
 Карбоангидраза ингибиторлары Викиҗыентыкта

Карбоангидраза ингибиторлары химик төзелеше буенча сульфаниламидларга керә. КЭБ кимү ысулы сулы сыекча эшләп чыгаруы тоткарлануы белән бәйле.

Урынлы карбоангидраза ингибиторлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Дорзоламид (трусопт) 2% 3 тапкыр көнгә өстәмә терапия буларак нәтиҗәлеге буенча бетаксололга тиң, әмма тимололдан көчсезрәк. Төп каршы йогынты — аллергияле блефароконъюнктивит (рәс. 13.50) һәм авызда әче тәм. Корнеаль эндотелиаль дисфункция белән авыруларда препаратны саклык белән билгеләргә кирәк, чөнки ул декомпенсациягә китерә ала.

2. Бринзоламид (азопт) 1% 2-3 тапкыр көнгә. Дорзоламидка охшаш, әмма кимрәк чагылган урынлы аллергияле җавапка ия.

Системалы карбоангидраза ингибиторлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Препаратлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.    Ацетазоламид түбәндәге формаларда.

•     250 мг сәдәпләр. Тәүлек дозасы 250-1000 мг. Йогынтысы 1 сәг. башлана, максималь йогынты 4 сәг., дәвамлыгы 12 сәг. кадәр.

•     250 мг капсулалар дәвамлы чыгу чоры белән. Тәүлек дозасы 250-500 мг, йогынты дәвамлыгы 24 сәг. кадәр.

•     500 мг он кадау өчен. Йогынты башы шундук диярлек, очы 30 минуттан соң, дәвамлыгы 4 сәг. кадәр. Кискен глаукома өянәгендә кулланылган КАИ төркеменнән бу бердәнбер препарат.

2.     Дихлорфенамид сәдәпләре 50 мг'лап. 50-100 мг дозасында 2-3 тапкыр көн саен. Йогынты башы 1 сәг. эчендә, очы 3 сәг. соң, дәвамлыгы 12 сәг. кадәр.

3.     Метазоламид сәдәпләре 50 мг'лап. 50-100 мг дозасында 2-3 тапкыр көн саен. Йогынтысы 3 сәг. башлана, максималь йогынты 6 сәг., йогынты дәвамлыгы 10-18 сәг. кадәр. Йогынты дәвамлыгы буенча бу ацетазоламидка яхшы альтернатива.

Системалы каршы йогынтылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КАИ системалы куллануын кыска курслар белән күбесенчә глаукоманың кискен өянәге белән авыруларга билгелиләр. Системалы каршы йогынтылар өчен препаратларны күрү югалтуның югары куркынычлыгы очракларында гына кулланалар. Мөмкин булган каршы йогынтылар турында авыруларны кисәтү аларның борчылу дәрәҗәсен киметә һәм табибка ышану дәрәҗәсен арттыра.

1.    Парестезияләр (кул, аяк бармакларында һәм кайчак тире-лайла тоташмаларында чәнчү) еш була һәм гадәттә куркыныч түгел. Авыру риза булса һәм түзә алмаслыктан баш тартса, алга таба дәвалау мөмкин.

2.     Хәлсезлек, арганлык, күңел төшенкелеге, ябыгу һәм либидо кимү буларак сихәтсезлек. Өстәмә 2 атналык натрий ацетаты курсы тулысынча бу симптомнардан арындыра.

3.     Ашказаны-эчәклек юлы. Ашказаны уңайсызлыгы, эчәклек чәнчүләре, эч китү һәм укшыту. Сихәтсезлеккә карамастан барлыкка килә һәм канның химик үзгәрешенә китерми.

4.     Нефролитиаз сирәк очрый.

5.     Стивенс-Джонсон синдромы кайвакыт барлыкка килә, чөнки КАИ сульфаниламидлардан ясала (24 нче бүлекне кара).

6.     Кан ясалышы какшаулары бик сирәк һәм ике төрле була.

•     Җелекнең кан ясалыш функциясенә дозага бәйле йогынты, ул гадәттә препаратны туктаткач рәтләнә.

•     Дозага бәйле булмаган үзенчәлекле гипопластик анемия, монда 50% очракта үлем мөмкин. Бу хәтта препаратны бер тапкыр кабул иткәч тә була ала, әмма ешрак беренче 2-3 айда һәм бик сирәк дәвалаудан 6 айдан соң күзәтәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.