Кардиосклероз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кардиосклероз latin yazuında])
Кардиосклероз

Кардиосклероз — җөйле тукымалар үсү нәтиҗәсендә барлыкка килгән йөрәк мускуллары авыруы. Бу авыруны атеросклеротик һәм миокардит кардиосклерозы төрләренә аерып йөртәләр. Йөрәктәге коронар артерияләрнең атеросклероз белән зарарлануы ате­ росклеротик кардиосклерозның төп сәбәбе булып тора. Йөрәк мускуллары һәм клапаннары төрле зурлыктагы һәм таралыштагы чокырлар (мик­ роскоптан гына күренә торган һәм зуррак) җөйле тукымаларга алышына һәм аның клапаннары деформацияләнә. Миокард инфаркты авыруыннан котылып исән калу җөйләр ясалу — инфаркттан соң кардиосклероз учагы барлыкка килү белән тәмамлана.

Кардиосклероз авыруының төп симптомнары — йөрәк эшчәнлегенең кимүе, авыруның тыны бетү. Сәламәт хәлдә физик киеренкелек вакытында гына була торган тын бетү авыруларны бик интектерә башлый, йөрәк бик нык зарарланганда, җиңел физик эш башкарганда да, җәяү йөргәндә дә сулыш алу кыенлаша.

Миокардиосклероз диагнозы кую өчен, даими аритмияләр, йөрәк үткә- рүчәнлеге бозылу, хроник йөрәк җиткелексезлеге этәргеч булып хезмәт итә. Ә атеросклеротик кардиосклерозга өстәмә рәвештә митраль һәм аорталь клапаннарның җиткелексезлеге, стенокардия өянәкләре һәм йөрәкнең хроник аневризмасы күрсәтә. Төп сәбәп кабатланып торучы ревматизм авыруы һәм көчәя баручы атеросклероз булганлыктан, кар­ диосклероз авыруы куп вакыт акрын үсештә бара. Объектив тикшерү уздырган вакытта, табиблар йөрәкнең аорталь конфигурация алганлыгына һәм йөрәк тоннарының әкренәюенә игътибар итә. Алга таба йөрәк җиткелексезлегенең ачык билгеләре булып торучы симптомнар алга чыга. Әгәр җөйле тукымаларның үсеше йөрәкнең үткәрүчәнлек системасына йогынты ясаса, авыруда йөрәк блокадасы барлыкка килү куркынычы туа.

Кардиосклероздан интеккән авыруларны дәвалау аларның төп авырулары— атеросклерозны, стенокардия, кан әйләнеше җиткелексезлеген, йөрәк арит­ миясен дәвалаудан гыйбарәт.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]