Эчтәлеккә күчү

Карта (ризык)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карта (ризык) latin yazuında])

Карта́ — татар милли ризыгы.

Карта (ат картасы)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атның юан эчәген — картасын яхшылап юалар да 25— 30 см озынлыгында турыйлар. Һәр кисәкне уклау яисә бармак белән эчәк өстендәге май эчтә калырлык итеп әйләндерәләр. Пешкәндә мае агып чыкмасын өчен, баш-башларын бәйлиләр. Аннары 5 — 6 минутка кайнап торган суга салып алалар һәм бераз суыталар.

Шулай эшкәртелгән эчәкләрне, тактага салып, өске юка катламын бик әйбәтләп пычак белә кыралар. Аннары тагын җылы суда юалар. Шуннан соң эчәкләрне каплап торырлык итеп кастрюльгә су салалар, тоз өстиләр дә ике сәгать пешерәләр. Пешкән картаны суыталар, 2— 3 см киңлегендә түгәрәкләп кисәләр һәм табынга горчица яисә керән белән бирәләр.

Карта (кырык карта)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырык картаны кырып чистарталар да салкын су белән берничә кат яхшылап юалар, аннары артык эре итмичә генә турап, салкын суга кастрюльгә салалар һәм тоз өстәп пешерергә куялар. Суытып, вак кына итеп озынча турыйлар, вак тоз һәм төйгән кара борыч сибеп, тәлинкәгә тезәләр. Карта янына катык бирәләр.

Картаны башкачарак та әзерләргә мөмкин. Моның өчен аны рулет кебек төрергә дә югарыда әйтелгәнчә пешерергә, суытып, аркылыга юка гына телемләп кисәргә кирәк.

Картаны матур итеп зур тәлинкәгә тезәләр, өстен яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр белән бизәп, табынга чыгаралар.