Каты җисем химиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каты җисем химиясе latin yazuında])

Каты җисем химиясе — каты фазалы матдәләрнең төрле якларын (кулланылышын, төзелешен, үзлекләрен) өйрәнә торган химия бүлеге. Тикшеренү объекты булып кристаллик, аморф, нәорганик һәм органик матдәләр тора. Каты җисем химиясе каты җисем физикасы, кристаллография, физика һәм химия механикасы, механохимия, радиацион химия белән бәйле, нәорганик, полимер һәм композицион материаллар технологиясенең нигезе булып тора.