Кемнең йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кемнең йорты latin yazuında])
Кемнең йорты?
Уенчылар саны
3тән күбрәк
Уйнау урыны
өй

Кемнең йорты? татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар тезелешеп утыралар. Бер баланы чоланга чыгаралар да үзләре кем яки авылдагы кемнең йорты турында сүз барачагы турында киңәшеп алалар. Шуннан соң чоландагы кешене чакырып алалар да аңа сүз белән төрле ишарәләр ясыйлар:

— Аларның ике балалары бар.
— Ишегалдында пар каен үсә.
— Капкалары бер якка янтайган.
— Ике кәҗәләре бар һ. б.

Әгәр ул кемнең йорты турында сүз барганлыгына төшенә алмаса, аны тагын тышка чыгаралар. Бу юлы икенче кеше йорты турында сүз алып баралар. Өч мәртәбә уйнаганда да белә алмаса, аңа җәза бирелә. Белә алса, тышка икенче кешене чыгаралар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.