Кемь өязе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кемь өязе latin yazuında])
Кемь өязе
Илтамга
Нигезләнү датасы 1785
Дәүләт  Россия империясе
Башкала Кемь
Административ-территориаль берәмлек Архангельск губернасы
Халык саны 35 400 (1897)
Мәйдан 45 500 км²
Кемь өязе (югарыдагы зәңгәр төстә), 1792 ел

Кемь өязе - Олонец наместниклыгы, Архангельск губернасы, Карелия хезмәт коммунасы һәм Карелия Автономияле Совет Социалистик Республикасы составындагы административ берәмлек. Үзәге - Кемь шәһәре.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кемь өязе Архангельск губернасының төньяк-көнбатыш өлешен биләгән, Ак диңгезгә чыгу юлы булган. Финляндия (Улеаборг губернасы) һәм Олонецк губернасы (Повенец өязе) белән чиктәш. Өязнең төньяк чиге Кандалакша култыгының көнчыгыш ярында башлана, аны урый һәм көнбатышка таба юнәлә. Шул рәвешле, Кемь өязенә Кандалакша ярының зур булмаган өлеше, бөтен Корелия яры һәм Поморье ярының зур өлеше, ягъни Ак диңгезнең көнбатыш яры керә. Өязнең мәйданы эчке су һәм диңгез утраулары белән бергә 45,5 мең км2 тәшкил иткән.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кемь өязе Олонец наместниклыгы составында 1785 елда оеша. Өязнең төп җирләрен Кемь һәм Шуерец волостьләре тәшкил иткән.

1796 елда Архангельск губернасына күчә, аңа Повенецкий өязенең зур өлеше кушыла.

1801 елның 9 (21) сентябрендәге император Указы нигезендә, Кемь өязе яңа оештырылган Олонец губернасына тапшырыла, ләкин 1802 елның октябрендә Архангельск губернасы составына кайтарыла.

1859-1883 елларда Кемь өязенә Кола өязе территориясе кушыла.

1920 елда Кемь өязе Карелия хезмәт Коммунасы составына тапшырыла, 1923 елда ул автономияле Карелия ССР итеп үзгәртелә.

1923 елның 30 апрелендә Кемь өязенә Онеж өязенең Сумпосад, Нюхот, Лапинская, Надвоицкая һәм Колежем волосте кушыла.

1923 елның 25 июлендә Кемь өязенең көнбатыш өлешеннән Ухта (Калевала) авылын үзәк итеп Ухта өязе оештырыла.

1927 елда Кемь өязе бетерелә, ә аның территориясендә административ районнар оештырыла. Совет чорында өязнең чикләре берничә тапкыр үзгәрә.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча өяздә 35,4 мең кеше яшәгән, шул исәптән кареллар — 54,4%, руслар — 45,0 %. Кемь шәһәрендә 2447 кеше яши.

Административ бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1905 елда Кемь өязе составына шәһәр, посад, монастырь һәм 22 волость кергән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]