Кератопротезлау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кератопротезлау latin yazuında])
Кератопротезлау
ICD-9-CM 11.73

Кератопротезлау — кератопластика үткәреп булмаган авыруларга кулланылган ясалма мөгезкатлау имплантатлары (рәс. 10.5а). Хәзерге остео-одонто-кератопротез авыруның үз тукымаларыннан тора (теш тамыры һәм альвеоляр сөяк), аның эченә гадәттә яңак лайласы белән капланган үзәк оптик цилиндрны беркетәләр. Операция катлаулы, аны 2 этапта 2-4 ай аралыгында башкаралар.

1.     Дәлилләр

•     Ике яклы сукырлык һәм күрү үткенлеге кул хәрәкәтенә тигез яки түбәнрәк, ләкин челтәркатлау һәм күрү нервының гадәти сәләте белән авырулар (ягъни дөрес яктылык проекциясе, гадәти электрофизиологик күрсәткечләр һәм УТТ буенча челтәркатлау кубарылуы булмау).

•     Гадәти кератопластикада уңышка ирешү мөмкинлеге булмаган авыр, ләкин актив булмаган алгы бүлек чирләре (мәсәлән, Стивенс-Джонсон синдромы, күзнең җөйләүче пемфигоиды, химик пешү, трахома).

•     Моңарчы булган берничә тапкыр уңышсыз кератопластика.

•     Дарулар йогынтысында яки аларсыз КЭБ'ның гадәти дәрәҗәсе.

•     Актив ялкынсыну булмау.

•     Авыру кәефе.

2.     Өзлегүләр. Глаукома, протез артында элпә ясалу, цилиндрның бөгелүе яки чыгуы (рәс. 10.5б), челтәркатлау кубарылу һәм эндофтальмит.

3.     Нәтиҗәләр. Авыруларның 80%'ында күрү үткенлеге бармак саныннан алып 6/12 яки югарыракка кадәр яхшыра. Канәгатьсез визуаль нәтиҗә еш күрү нервы яки челтәркатлауның булган патологиясе белән бәйле.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.