Керпеләр
Керпеләр | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Erinaceinae G.Fisch.Waldh., 1814[1][2][3][…] |
Әйтелеш | |
Таксономик ранг | асгаилә[d][1][2][3] |
Югарырак таксон | ежовые[d][1][2] |
Таксономик төр | евразийские ежи[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Американская энциклопедия, 1920[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] |
Керпеләр (лат. Erinaceinae) — аркасы кыска каты энәләр белән капланган зур булмаган хайваннар асгаиләлеге. Куркыныч туганда, керпеләр йомарлана.
Татарстанның урманлы районнарында гади керпе яши. Ләкин соңгы елларда Татарстанның көньяк-көнбатышында колаклы керпе очравы билгеле. Ул үзенең зур булып чыгып торган колаклары белән аерылып тора.
Җәен керпе җирдәге төрле умырткасызларны, вак умырткалы хайваннарны эзләп өзлексез йөреп тора. Ана керпе тыныч урында оя ясый, шунда 5—6 чукрак, сукыр һәм ялангач балалар тудыра. Берничә сәгатьтән соң аларның тәнендә йомшак энәләр барлыкка килә. Кышны керпеләр йоклап уздыралар, азык запасы әзерләмиләр. Алма һәм башка предметларны энәләренә чәнчеп ташыйлар, моның белән алар тәннәрендәге паразитларны бетерү чарасын күрәләр. Алманың әче суы керпенең тиресенә агып төшә һәм андагы паразитларны куркыта. Колаклы керпе, ареалның төньяк чигендә сирәк төр буларак, Татарстанның Кызыл китабына кертелгән
Төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Erinaceinae Асгаиләлеге
- Африка керпеләре Atelerix
- Atelerix albiventris
- Atelerix algirus
- Atelerix frontalis
- Atelerix sclateri
- Евразия керпеләре Erinaceus
- Амур керпесе Erinaceus amurensis
- Көнчыгыш Европа керпесе Erinaceus concolor
- Гади керпе Erinaceus europaeus
- Колаклы керпеләр Hemiechinus
- Эфиопия керпесе Hemiechinus aethiopicus
- Колаклы керпе Hemiechinus auritus
- Hemiechinus collaris
- Кара энәле керпе Hemiechinus hypomelas
- Һиндстан керпесе Hemiechinus micropus
- Hemiechinus nudiventris
- Дала керпеләр Mesechinus
- Даурия керпесе Mesechinus dauuricus
- Кытай керпесе Mesechinus hughi
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит182 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 2006.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. Xie — Princeton: Princeton University Press, 2008.