Кертү җайланмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кертү җайланмасы latin yazuında])

Кертү җайланмалары (ингл. input device) — санакка яки башка электрон җайланмага ул эшләгән вакытта бирелмәләрне яки сигналларны кертү өчен кулланыла торган периферия җиһазлары.

Кертү җайланмалары түбәндәге категорияларга бүлгәләнәләр:

  • график, тавыш һәм видео мәгълүматне кертү җайланмалары;
  • механик кертү җайланмалары;
  • өзлексез кертү җайланмалары (кертү бирелмәләрне өзлексез бирә торган җайланмалар, мәсәлән, тычкан, радиоалгыч, ТВ-тюнер);
  • киңлектә кулланыла торган кертү җайланмалары (мәсәлән, ике үлчәүле тычкан, өч үлчәүле навигатор).

Күрсәтә торган санак кертү җайланмалары, курсор белән идарә итү чарасы буенча түбәндәге категорияларга бүлгәләнәләр:

  • күрсәтә торган турыдан-туры кертү җайланмалары (турыдан-туры курсор күренә торган урында гына идарәсе башкарыла (мәсәлән, сенсорлы панельләр һәм экраннар));
  • турыдан-туры булмаган күрсәтә торган җайланмалар (мәсәлән, трекбол, санак тычканы).

Кертү җайланмаларының төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фотоҗыю цехының төймәсар өлеше. Мәскәү шәһәренең дәүләт үрнәк типографиясы № 1. Рәсәй, Мәскәү
Санак төймәсары
Xbox 360 уен кушымчасы өчен геймпад

Текст символларын һәм боерыклар эзлеклелеген санакка кертү җайланмаларының төп һәм, гадәттә, иң кирәклесе булып төймәсар кала.

Графиклы мәгълүмат кертү җайланмалары:

  • сканер;
  • видео- һәм веб-камера;
  • санлы фотоаппарат;
  • видео басып алу платасы, спутник ТВ кабул итү өчен карта.

Тавышлы мәгълүмат кертү җайланмалары:

  • микрофон;
  • диктофон.

Күрсәтүле (координатлы) җайланмалар:

  • санак тычканы;
  • трекбол;
  • тачпад;
  • яктылык каләме;
  • график планшет;
  • сенсорлы экран яки тачскрин;
  • джойстик;

Уенларның кертү җайланмалары:

  • джойстик;
  • геймпад;
  • санак руле;
  • бию платформасы;
  • яктылык пистолеты.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кертү-чыгару җайланмалары
  • Чыгару җайланмалары
  • Манипулятор (санак)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Скотт Мюллер. Модернизация и ремонт ПК. — 17 издание. — М.: «Вильямс», 2007. — С. 1047-1088. — ISBN 0-7897-3404-4.