Кер юу машинасы
Кер юу машинасы — текстиль эшләнмәләрне (кием-салым, эчке һәм урын җир керләр һ.б.) юу өчен җайланма.
Күп гасырлар элек диңгезчеләр юасы керне арканга бәйләп диңгезгә ыргытканнар, ә дулкыннар керләрнең пычрагын юып төшергән. Ә коры җирдә яшәүчеләр керләрен ташка ышкып, ком белән юып агартканнар.
1797 елда кер юуу тактасы уйлап табалар. Ә 1851 елда америкалы Джеймс Кинг әйләнеп торучы барабанлы машина уйлап таба. Ул бик тә хәзерге машинага охшаган, тик кул көче ярдәмендә эшләгән.
Электрдан эшләүче беренче машинаны Алва Фишер уйлап таба.
1951 елда Аурупада беренче автомат машина ясала.
1990 еллар урталарында күп программалы автомат машиналар хезмәт итә башлыйлар һәм бүгенге көндә без алардан файдаланабыз.
Машина-автомат кешенең үз эшендә минималь катнашуы белән характерлана. Аның гадәттә электр челтәренә, сантехникага һәм канализациягә даими тоташуы бар, шуңа күрә кер юу өчен әйберләр йөкләргә, югычны тутырырга һәм юу программасын сайларга кирәк.[1]
Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
![]() |
Бу техника турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, ![]() Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк. |