Кешенең туры эчәге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кешенең туры эчәге
Өлеш туры эчәк[d] һәм толстая кишка[d]
Урынлашу оча куышлыгы[d][1]
Кан килү югары ректаль артерия[d]
Кан китү югары ректаль вена[d]
Лимфа түбән җыерча лимфатик төеннәре[d]
Идентификаторлар
TA A05.7.04.001
FMA 14544

Туры эчәк (rectum) һәм арткы юл каналы (canalis analis)

·      Туры эчәк – юан эчәкнең соңгы  бүлеге.

·      Ул эшкәртелмәгән матдәләрне туплау һәм аларны чыгару өчен хезмәт итә. Туры эчәкнең тышчасы тартылу дефекация  теләгенә китерә.

·      Юан эчәкнең өч билгесе (гаустралар, тасмалар, майлы үсентеләр) туры эчәктә юк.

·      Туры эчәк сигмасыман эчәк һәм арткы юл каналы арасында урнашкан.

·      Туры эчәк әвернә борыны биеклегеннән башлана һәм кечкенә очага әвернә сөяге алдында төшеп, ике бөгелеш ясый:

o  Өске әвернә бөгелеше (flexura sacralis) артка таба бөгелгән һәм әвернә сөяге батынкылыгын кабатлый; туры эчәкнең бу өлеше киң һәм туры эчәкнең ампуласы (ampulla recti) дип атала.

o  Аскы бот арасы бөгелеше (flexura perinealis) койрык сөяге тирәсендә алга таба кабарынкы. Туры эчәкнең ахыргы өлеше арткы юл каналы (canalis analis) дип атала. Канал ачыклык белән тәмамлана – арткы юл (anus).

·      Корсак ярысына карата туры эчәкне өч өлешкә бүләләр. Өске өлеше корсак ярысы белән тулысынча капланган, урта мезоперитонеаль урнашкан, ә аскы - экстраперитонеаль.

Топография

·      Алдан туры эчәккә яндаш булып ирләрдә – орлык куыгы, орлык чыгаручы юл, сидек куыгы, сидек юлы, простата һәм җенси әгъзаның төпсәсе; хатын-кызларда – аналык һәм аналык җиңсәсе.

·      Арттан – әвернә һәм койрык сөяге.

Туры эчәк тышчасы лайладан, лайла асты һәм мускуллы тышчадан тора, тыштан корсак ярысы яки адвентиция белән капланган (биеклегенә бәйле, өстәрәк кара).

·       Туры эчәкнең аркылы җыерчыклары (plicae transversae recti) өске өлешендә урнашкан, алар юан эчәкнең ярым ай җыерчыкларын хәтерләтә.

·       Лайла аскы өлештә шулай ук 8-10 буй җыерчык ясый, алар арткы юл баганалары (columnae anales) дип атала. Баганалар арасындагы батынкылык арткы юл синуслары (sinus anales) дип атала. Арткы юл капкачлары (valvulae anales) – арткы юл баганаларның аскы очлары арасындагы лайлалы тышчаның калкулыклары (җыерчыклары).

·      Арткы юл-тире сызыгы (linea anocutanea) лайланың тирегә күчү урынында арткы юл эчке сфинктерының аскы кырые биеклегендә урнашкан.

·      Мускуллы катлау ике катламнан тора: эчке әйләнмәле һәм тышкы буй. Эчке катлам арткы юл каналында юаная һәм арткы юлның эчке сфинктерын (m. sphincter ani internus) ясый. Аннан тышка таба, тире астында әйләнмәле аркылы-буйлы (ирекле) мускул урнашкан -  арткы юлның тышкы сфинктеры (sphincter ani externus). Ул мускул бот арасы (оча диафрагманың) мускулы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.