Кинкаку-җи
Кинкаку-җи Алтын павильон | |
---|---|
Урнашуы | Япония, |
Идарә иткән нәсел | сөгун Асикага Йөсимицу |
Дин | буддизм |
Нигезләнгән | 1397 |
ЮНЕСКО мирасы | 1994 елдан |
Кинкаку-җи яки Алтын павильон (японча 金閣寺) — Япониянең Киото шәһәре Кито районында урнашкан Рокун-җи яки Болан бакчасы гыйбадәтханә комплексының (鹿苑寺) бер кәшишханәсе.
1397 елда сөгун Асикага Йөсимицу ял урыны буларак төзелгән.
Кәшишханәнең үтә изге әйбере - Авалокитешвара сыны булып тора, кадерле һәйкәлләр арасында да сөгун Асикаги Йөсимицу сурәте, Дайсө фрескалары, кәшишханә бакчасы.
Кинкаку-җи - Китаяма мәдәниятенең һәйкәле дип атала.
1994 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертелгән.
Тасвир
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөтен бина (аскы каттан тыш) саф алтын белән капланган. Бина Будданың истәлекле әйберләре саклагычы булып кулланыла.
Бина тирәсендә XIV гасырда утыртылган бакча бар. Кәшишханә янында Көкоти (Көзге-күл) исемле тирән, үтә күренмәле су белән, зур күл урнашкан.
Көкоти күлендә Ташбака һәм Торна утраулары бар. Утраулар һәм калкып торган ташлар Кикакуҗи гыйбадәтханәсен урап ала.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1397 елда Кинкаку-җи сөгун Асикага Йөсимицу ял урыны буларак төзелгән. Баштарак бина - сөгун сарае буларак кулланылган.
Дүртенче сөгун Асикага Йөсимоти әтисеенең вәсыяте үтәп, сарайны кәшишханәгә әйләндергән. Әлеге кәгшишхәдә күп кенә зиннәтле биналар төзелгән:
- шәмәхә болытлар залы (яп. 紫雲殿, しうんでん сиун-дэн)
- күк бүлмә (яп. 天上間, てんじょうのま тэндзё-но-ма),
- Гонбэй манарасы (яп. 拱北楼, きょうほくろう кёхоку-ро),
- Алтын павильон, һ.б.
1466-1467 һәм 1467-1477 елгы онин сугышында кәшишханәдә күп биналар янып беткән.
1950 елда 21 яшьлек кәшиш-талиб Һаяси Җөкан (яп. 林承賢, はやしじょうかん) үз-үзенә кул салганмакчы, Алтын павильонны яндыра. Кәшиш коткарыла, ләкин бина һәм барлык хәзинәләре янып бетә. Шуны күреп, Һаясинең әнисе үз-үзенә кул сала, ә Һаяси 1956 елда төрмәдә туберкулездан үлә.
Әлеге фаҗигане Юкио Мисимо "Алтын гыйбадәтханә" китабында тасвирлаган, ә Борис Акунин рус теленә тәрҗемә иткән.
1955 елда көлдән яңа Алтын павильон төзелә башлый. Бөтен кәшишханә тик 2003 елда торгызып яңартыла.
Күренешләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кинкакудзи // Япония от А до Я. Популярная иллюстрированная энциклопедия. (CD-ROM). — М.: Directmedia Publishing, «Япония сегодня», 2008. — ISBN 978-5-94865-190-3.