Кирза итек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кирза итек
Кирза итекләр.

Кирза(Кирза итек[1], Кирза итекнең кунычы)  - аяк киеме. Каучук сыекчасы сеңдереп, су үткәрмәс махсус кушылма белән эшкәртелгән күп катлы кәгазь тукымасыннан, ә башы һәм үкчәсе, ягъни аякның шайтан ашык сөяге тәңгәленнән түбән өлеше күннән тегелә. Бу тукыма эссе белән суыкка тигез ук каршы тора ала һәм аякларны үсештән яхшы саклый [2].

Башлангыч кираны җитештерү буенча тәҗрибәләрне 1903 елда Санкт-Петербургта уйлап табучы Михаил Поморцев үткәрә. 1904 елда ул тире кебек су үткәрми торган брезент булдыра. Ул парафин, канифоль һәм йомырка сарысы катышмалардан тора. Башлангыч кираны рус-япон сугышында кулланалар: алардан артиллерия орудиеләре япмалар тегелә. Бу матди сугышта үзен ышанычлы күрсәтә. Тик аннан итекләр тегү турында уйлап та бирмиләр.

Ammo pouch.JPG

Бөек Ватан сугышының башында Кызыл армия солдатларына аяк киеме кимлек проблемасы килеп туа. Шул чак хәрби җитәкчелек Иван Плотниковны аңга төшерә. Совнарком күрсәтмәсе буенча Плотниковны тиз арада тылга кайтарып, "Комит" заводының директоры һәм шул ук вакытта баш инженеры итеп тәгаенлиләр. Ул бик кыска вакыт эчендә аяк киемнәре тегү өчен күнде алмаштыргыч – кираны җитештерү технологиясен камилләштерергә тиеш була. Плотников куелган бурычны уңышлы ерып чыга. Аның кирза итекләрен киеп, совет салдатлары Берлингача атлап барып җитә. Күнде алыштыручы матди уйлап табуы һәм тиз арада сәнәгать масштабларында җитештерелә башлавы өчен И. Плотников белән А.Хомутов 1942 елда Сталин премиясе белән бүләкләнә. Дөньяда бүген җитештерелгән кирның күпчелек өлеше Русиядә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]