Кисәкчә (сүз төркеме)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кисәкчә (сүз төркеме) latin yazuında])

Аерым сүзләрнең яки җөмләләрнең мәгънәләренә өстәмә төсмер бирә торган сүз төркеме кисәкчә дип атала.

Кисәкчәләрнең күпчелеге, кушымчалар шикелле үк, алдагы сүзләр гармониясенә буйсына, ягъни, нинди сүз янында килүенә карап, калын һәм нечкә вариантта була. Мәсәлән: шулай ук, кичә ук; алма да, китап та, дәреслек тә, бүлмә дә; алма гына, бүлмә генә, китап кына, дәреслек кенә; барчы, килче; барсана, килсәнә.

Аерым сүзнең яки җөмләнең мәгънәсенә нинди өстәмә төсмер бирүләреннән чыгып, кисәкчәләр шартлы рәвештә 8 төркемчәгә бүленә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]