Коклюш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коклюш latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Коклюш
Сурәт
Үлүчеләр саны 58 700
Саклык белгечлеге инфектология[d]
Симптомнар насморк[d], бизгәк[d], ютәл, Апноэ[d], артык талчыгу[d] һәм рвота[d]
Дәвалау юллары антибиотиклар
Дәвалануда кулланыла торган дару Эритромицин[d][1], demeclocycline[d][1] һәм guaifenesin[d][1]
Авыру тудыргычны тапшыру процессы сулыш аркылы йоктыру[d] һәм сулыш секрецияләре аркылы йоктыру[d]
Кеше эчендә иң кечкенә инкубацион дәвер озынлыгы 7 тәүлек[2]
Кеше эчендә иң зур инкубацион дәвер озынлыгы 21 тәүлек[2]
Бремя болезни 6 142 377 ± 1 годы жизни, скорректированные по нетрудоспособности[3]
ICPC 2 идентификаторы R71
Commons-logo.svg Коклюш Викиҗыентыкта

Бу инфекцион авыру, кайчандыр, бик күп балаларның гомерен өзгән. Узган гасырның илленче елларында профилактик прививкалар ясый башлагач, шактый чигенгән бу авыру, соңгы елларда янә баш калкыта башлады.

Моның сәбәбе нидә? Аннан курыкмый башлауда. Ата-аналар төрле сәбәп табып, прививкалардан баш тарта. Шуңа күрә инфекция 1-3 ел саен үзенең барлыгын сиздереп хәбәр сала. Бу авыру «сезонлы»: көз, кыш, яз айларында күбәеп китә. Ситуацияне коклюшның көчлерәк штаммнары (билгеле бер төр микроорганизмнар культурасы) барлыкка килүе катлауландыра, шуңа күрә күп очракта чирнең барышы «авыраеп» китә.

Әлеге инфекциягә организмның сизгерлеге шактый югары. Аңа хәтта яңа туган балалар да бирешә, яралгы әнисеннән саклану антитәнчекләрен ала алмый. Бер яшькә кадәр балаларның тормышы өчен бу авыру аеруча куркыныч, чөнки сабыйлар аны бик авыр кичерә. Шул сәбәпле, адсорб- лашкан коклюш-дифтерия-столбняк (АКДС) вакцинасы, профилактик чара буларак, вакцинация календаренда беренче урында тора.

Мондый календарь нигезендә коклюшка каршы вакцинацияләүне 3 айлык вакытта башлыйлар. АКДС препаратын инъекция рәвешендә 1,5 ай интервал белән өч тапкыр кадыйлар. 15-18 айдан, вакцинация курсы беткәч, бер тапкыр ревакцинация ясала. Әгәр сез ниндидер сәбәп белән графикка сыешмасагыз, борчылмагыз, бу бик куркыныч түгел, тик иммунизация курсын 3 яшькә кадәр бетерергә кирәк.

Хәзерге заманда коклюш шактый «өлкәнәйде». Кечкенә балалар гына түгел, зурракларның да—мәктәп балалары, югары сыйныф укучыларының да коклюш белән авыру очраклары күзәтелә. Араларында вакцина алган балалар да очрый. Мөгаен, вакыт узу белән, балаларның иммунитеты көчсезләнә торгандыр. Коклюш белән өлкәннәрнең дә авыру очраклары бар. һәм күп вакыт аларның авыру икәнлеге беленми тора. Атналар буе интектерә торган буылып-буылып ютәлләүне тәмәке тартудан, бронхит, салкын тиюдән дип уйлыйлар һәм табибларга мөрәҗәгать итмичә, өй чаралары белән дәваларга тырышалар.

Мондый ситуация авыру өчен генә түгел—тирә-юньдәге кешеләр, беренчедән, туганнары, гаилә әгъзалары өчен куркыныч тудыра. Ютәлләүнең чын сәбәбен белмичә, авыру инфекция таратучыга әйләнә. Бер уңайдан шунысын да әйтергә кирәк: дөньяда беренче айларын яшәүче балалар бу чирдән шулай авырып китә. Хәер, киресенчә дә була. Балалар бакчасыннан, мәктәптән зарарланып кайткан оныклар да өлкәннәргә инфекция йоктырырга мөмкин.

Инфекция ябык торакта, транспортта, бинада җиңел йога. Сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә, авыруның какырыгыннан вак тамчы кисәкләренә , әйләнеп, ул тирә-якка тарала. Алай гына да түгел. 14 көнгә кадәр сузыла торган катараль периодта — авыруның башлангыч стадиясендә коклюш өчен характерлы өянәк кебек буылып-буылып йөткерүләр вакытында ин- фекция зарарлырак була. Бәхеткә каршы, авыруга китерүче микроблар тышкы мохиттә озак яшәмиләр, хәтта күрше бүлмәләргә дә керергә өлгермичә «үләләр». Инфекция сырхаудан 1 -2 метр ераклыкта торганда йогарга мөмкин. Әгәр гаилә әгъзаларының берәрсе көтелмәгәндә йөткерә башласа: * кичекмәстән табибка күренеп, моның сәбәбен ачыкларга кирәк; * авыру баланы (бигрәк тә кечкенәләрне) шунда ук ширма яки башка ысул белән башкалардан аеру зарур; * бала белән бер бүлмәдә булганда, 4 катлы марля битлек кияргә кирәк, бу — инфекция таралуга каршы тора һәм баланы зарарланудан саклый; * еш җилләтү һәм дымлы чүпрәк белән җыештырып тору бүлмәдә саф һава сакларга ярдәм итә.

Инфекция йоктырганнан соң, авыруның беренче билгеләре 14-21 көннән соң беленә. Башта алар бик нык сизелми: чөнки гомуми халәт аз бозыла, си­рәк очракларда температура 38 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Көчәеп барган йөткерү сагайтырга тиеш, аңа кадәр томау төшеп алырга мөмкин.

Коклюш никадәр авыр булса, сырхау шуның кадәр көчле буылып-буылып йөткерә һәм катараль күренеш сизелми дә кала. Өянәкләр сызгырып сулыш алу белән бүленеп, әтәч кычкыруын хәтерләтә торган кыска йөткерү — гәүдә калтыравыннан башланып китәләр. Калтырану берничә минутка сузыла. Бит куе кызыл төс ала, шешенгән сыман була, күз кабаклары салынып төшә. Өянәк вакытында куе ябышучан лайла бүленеп чыга һәм өянәк косу белән тәмамлана. Мондый өянәкләр кайвакыт тәүлегенә 16-25 тапкыр була. Авыруның болай барышы бар кешеләрдә дә очрарга мөмкин, ләкин чирнең көчле формасы күбрәк кечкенә балаларда күзәтелә.

Әти-әниләр игътибарына! Бер яшьтәге сабыйларның буылып йөткерү өянәге билгеләре авырып китүнең 3-5 нче көннәрендә күзәтелә (игътибар итми калмагыз), чөнки бу өянәкләр бигрәк тә авыр бара. Бала кислород җитмәүдән интегә, аннан бар организмына зыян килә. Кан әйләнеше бозыла: веналарда кан тоткарлана, тамырларның үткәрүчәнлеге арта. Мо­ ны күз агына, тәнгә ноктасыман кан савулар, борыннан кан китүләр, кан катыш какырык чыгу күрсәтә. Үпкә тукымаларында үзгәрешләр барлыкка килә: алар үзләрен коры, дымлы хырылдаулы сулыш барлыкка килү белән сиздерәләр. Процесска үзәк нерв системасы да тартыла, бала бик тынычсыз, ярсучан, йә ваемсыз һәм сүрәнгә әйләнә. Ләкин иң куркынычы—йөткерүнең авыр өянәкләре, алар сулыш алу ритмының бозылуы белән характерлана. 3 айлык балаларның сулыш алуы туктарга да мөмкин. Бу инде тормыш өчен бик куркыныч! Шуңа күрә кагыйдә буларак, 3 айлык бала авырып киткәндә, аны кичекмәстән әнисе белән хастаханәгә салырга кирәк.

Әгәр өйдә баланың сулышы туктаса, югалып калмагыз! Баланы кулга алып, бинт яки марля уралган бармаклар белән тиз генә аның сулыш юлларын лайладан чистартыгыз һәм сулыш үзәген «ярсыту» өчен тел тамырына басыгыз. Баланың башын аска иеп, сулыш юлларына тулган какырыкны чыгарырга ярдәм итегез. Аннан сабыйга саф һава тәэмин итәргә кирәк.

Әгәр авыр йөткерү өянәкләре (лайлалы) тәүлегенә 20 гә якын тапкыр кабатланса, ә косуы көненә 4-5 тапкыр булса, коклюш янына икенче инфек­ция (ОРВИ, бронхит, пневмония) кушылса, өлкәнрәк яшьтәге балалар да ашыгыч рәвештә хастаханәгә салуга мохтаҗ. Шикәр диабеты, хроник бронхит, пневмония, астма, эндокрин авырулары, шулай ук югары нерв ярсулары булган балалар хастаханәдә дәваланырга тиеш. Чөнки бу чирләр белән интеккән баларның коклюш авыруы гадәттән тыш авыр бара. Авыру җиңел формада барган балаларны өй шартларында дәвалыйлар. | Андый балаларның өянәкләре тәүлегенә 10-15 тапкырдан артмый һәм озак бармый, өянәк авыруны бик интектерми, косу белән сирәк кенә тәмамлана.

Андый балаларны карау өчен берничә киңәш. Коклюшның җиңел формасы да организмның саклану көчләрен ки­ меткәнлектән, баланы башка авырулар белән контактка керүдән аралау чарасын күрергә кирәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, коклюш вируслы авыру­ ларга, бронхитка, пневмониягә юл ача. Бу авырулар коклюш чиренең барышын авырайталар һәм озайталар. Бигрәк тә коклюшка грипп өстәлү куркыныч: моны грипп эпидемиясе вакытында онытырга ярамый. 2. Коклюш үзәк нерв системасына тискәре тәэсир итә, шуның өчен өйдә мөмкин кадәр тыныч атмосфера тудырырга кирәк. Баланы тавышлы, физик йөкләнеш таләп итә торган уеннарга катнаштырмый торыгыз, йөгерергә 1 рөхсәт итмәгез. Исегездә тотыгыз: физик йөкләнеш, төрле ярсыткычлар, шул исәптән эмоциональ, көчле тавышлар коклюш өянәгенә китерергә мөмкин.

Баланың өянәге вакытында курыксагыз да, дулкынлануыгызны күрсәт­ мәскә тырышыгыз. Сезнең борчылу өянәкне кискенләштерергә мөмкин. Бала­ ны тынычландырырга, сулыш юлларын лайладан чистартырга ярдәм итегез. 3. Баланы артык ашатмагыз — ашказанының ризык белән тулуы өянәккә китерергә һәм аны авырайтырга мөмкин. Баланы өянәк узып 15-20 минут­ тан соң, көнгә берничә тапкыр аз-азлап ашату файдалырак (бу имчәк һәм ясалма ашатуда булган балага кагыла). Ашау продуктларын махсус эшкәртү кирәкми. Рационның витаминнарга бай булуы турында кайгыртырга кирәк.

Йоклаган баланы, ашатырга вакыты җиткән булса да, уятырга ашык­ магыз, чөнки бу вакытта аның нерв системасы тыныч кала һәм ул үзенә көч җыя. Йокысын көчләп бүлдергәндә, бик көчле йөткерү өянәге барлыкка ки­ лү куркынычы бар. Әгәр бала үзе уянса, өянәк бөтенләй булмаска да мөмкин. 4. Көненә берничә тапкыр торакны җилләтегез һәм дымлы чүпрәк белән җыештырып-сөртеп алыгыз. Бүлмә чиста, дымлы булып торсын өчен, җылыту батареяларына дымлы чүпрәк куегыз. Ләгәнгә су салып торырга була. Температура 20-22 градус тирәсе булырга тиеш. Бу—сулыш җиткелексезлеген бетерергә ярдәм итә. 5. Бала белән булдыра алган кадәр күбрәк (5-6 сәгать тирәсе, андый мөмкинлек булмаса, 2 сәгатьтән дә ким түгел) урамда йөрергә тырышыгыз.

Саф һавада ул үзен яхшырак хис итәчәк, тигезрәк сулап, тынычрак йоклар, йөткерү өянәкләре сирәгрәк булыр.

Урамда йөрү өчен салкынлык киртә түгел. Гадәттә балалар 10 градуска кадәр салкынны яхшы кичерәләр. Ләкин баланың халәтен һәм үз-үзен тотышын игътибар белән күзәтегез. Аның агарып китүе тире тамырларында спазм барлыкка килүен күрсәтә, борчыла башласа — өйгә керегез.

г Баланы сиртмәле арба белән балконга куйсагыз, читкә китмәгез, аның янында булыгыз. Аны бер минутка да ялгыз калдырмагыз, чөнки йөткерү өянәге башланса, ярдәм күрсәтү таләп ителә. 5 Нәрсә эшләргә ярамый? Балага ингаляция ясарга, банка куярга ярамый — коклюш авыруы вакытында һәрбер җылыта-тирләтә торган процедуралар г аның хәлен авырайтырга мөмкин. Гадәттә, ОРВИ һәм башка инфекцион авырулар вакытында кулланыла торган һәм гистаминга каршы (димедрол, супрастин, тавегил һ.б.) препаратларны ( бирергә ярамый. Алар какырыкны куерта һәм йөткергәндә аның бүленеп ( чыгуын авырайталар. Шулай ук бронхолитин, солутан кебек препаратларны да кулланырга ярамый. Бу препаратлар да тискәре тәэсир ясый. ; Табиб билгеләгән даруларның дозасын арттырмагыз, хәтердә тотыгыз: : табиб даруларны баланың авырлыгына, яшенә карап билгели. Дозаны арт- тыру аның хәлен начарлатырга мөмкин. Антибиотикларны 10 көннән артык бирергә ярамый, алар баланың сәламәтлегенә зыян китерә. Күп санлы тикшерүләр, антибиотикларны тиешле вакыттан озаграк кулланганда, аларның авыруга ярдәм итмичә, киресенчә катлаулануларга китерүен күрсәткән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]