Колак сагызы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Колак сагызы latin yazuında])
Колак сагызы
Сурәт
Генетик бәйләнеш ABCC11[d]
Чыгаручы церуминозные железы[d] һәм сальные железы[d]
 Колак сагызы Викиҗыентыкта

Колак сагызы яки колак күкерте җыелу. Тавыш юлына колак сагызы биз эшчәнлеге активлашу аркасында җыела. Башта ул йомшак була. Аннары тыгызлана, таштай ката. Сагыз ишетү аралыгын томаламаса, кеше аны сизми.

Колакка сагыз җыелгач, коенганда, башны юганда су кереп, колакны шырпы яки башка әйбер белән чистартырга тырышканда ишетү сәләте югалу ихтимал. Сагызны юдырып чыгару өчен, иң элек 2-3 көн дәвамында колак тишегенә содалы эремә тамызып аны җебетәләр. Бу вакытта сагыз күбенеп, колак бөтенләй томаланырга, авыртырга мөмкин. Табиб авыруны тынычландырып, сагызны чыгарып бетерергә тиеш.

* Колакны ничек дөрес итеп чистартырга?

Колак яфрагын артка һәм өскә (балаларныкын артка һәм аска) тарткан хәлдә, мамыклы таякчыкны колак тишегенә кертәләр һәм 5-7 секундтан соң тартып алалар. Таякчыкны алыштырып, берничә мәртәбә шулай кабатлыйлар. Әгәр табиб дару язып биргән икән, кулланыр алдыннан пре­ паратны 37 градуска кадәр җылыталар. Аннары башны иеп, чистарткандагы кебек, колак яфрагын артка һәм өскә тартып тамызалар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]