Колледж-Стейшен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Колледж-Стейшен latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Коллеҗ-Стейшен
TAMUcampus.jpg
Халык саны 100 050 (2013) Edit this on Wikidata
Кардәш шәһәрләр Казан
Җәгърафия
Ил Америка Кушма Штатлары
Мәйдан 132.440094 дүрткел киламитер
ДДӨБ 103 ±1 митер Edit this on Wikidata
Координатлар 30.6014°N 96.3144°W Edit this on Wikidata
Пучты индексы 77840–77845 Edit this on Wikidata
Телефон коды 979 Edit this on Wikidata

Колледж-Стейшен (ингл. College Station) - Бразос округы үзәгендәге шәһәр, Техас штаты, АКШ. Шәһәрнең ландшафт территориясе 64,91 км² тәшкил итә, аларның сулыклары 0,07 км² (якынча 0,1%) били. 2010 елгы халык санын алу нигезендә, шәһәрдә 94 347 кеше яши. Халык тыгызлыгы 1 455,1 кеше/км² тәшкил итә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стивен Остин әлеге территориягә халыкны җәлеп итә, йортлар төзи башлый. Бистәләр арасында Уильям Джоэл Брайан исемле кеше, Стивенның бертуганы булган. 1866 елда авыл җирлеге Бразос округының административ үзәге ролендә Бунвилл шәһәрен узып китеп, алыштырды. Шул ук елны почта бүлеге ачылды. 1867 елда, гражданнар сугышы аркасында килеп чыккан күп кенә тоткарлыклардан соң, җәмәгатьчелеккә кадәр Хьюстон һәм Үзәк Техас тимер юлы ачыла. Күпмедер вакыт узгач, 1871 елда Брайан шәһәр статусын ала. 1876 елда Техас авыл хуҗалыгы һәм механика көллияте, соңрак Техас университеты A&M ачыла. Акрынлап янәшәдәге көллият кырында Колледж-Стэйшен исемле шәһәр үсә башлый. 1889 елда, илнең калган өлешендәге прогресс белән бергә атлап, Брайан электр уты һәм гидротехник корылмалар ала. 1892 елда Бразос округ судының бишенче бинасы төзелә, ә 1900 елда, гасыр чигендә, шәһәргә халыкара Бөек Төньяк тимер юл төзелә. (ингл. International-Great Northern Railroad).

  1. Шәһәрнең телефон коды-979.
  2. Почта индекслары интервалы — 77840-7845.
  3. FIPS-шәһәр коды-48-15976
  4. GNIS-идентификатор — 1354786[1]

Транспорт системасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмәгать транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Автобус челтәрләре

The District (элеккеге исеме Brazos Valley Transit Authority) — Колледж-Стейшен агломерациясендә түләүле маршрут автобус системасы. Тукталыш пунктлары, автобуслар расписаниесе юк, билгеле бер урамнар киселешендә автобусларның (сәгатенә бер тапкыр чыга торган) урнашу вакытын күрсәтә; автобуслар маршрутның теләсә кайсы ноктасында «тавыш бирү» буенча туктала. Texas A&M Transportation Services — түләүсез маршрут автобус системасы, Texas A&M University беренче чиратта, студентлар өчен, шулай ук аның хезмәткәрләре һәм укытучылар составы цчен билгеләнгән. Эш графигы уку планы нигезендә үзгәрә: иртәнге 7дән кичке 6га кадәр, семестр дәвамында автобуслар 6-15 минут ара белән йөри, кичке 6дан соң һәм ял көннәрендә сәгать 6га бер тапкыр; каникуллар һәм башка кайбер чорларда төп эш көннәрендә сервис активлыгы кими, ә кич һәм ял көннәрендә — бөтенләй юк. Футбол уеннары көннәрендә автобус системасы җанатарларга park-and-ride хезмәтен тәкъдим итә.[2].

Маршрут таксилары

Җирле аэропорт Easterwood һәм Һьюстон аэропортлары (У. П. Һобби һәм Һьюстон Дж. Кор) арасында йөри.

Аэропорт

Җирле элемтә

Easterwood Airport (CLJ) көньяк-көнбатыш өлешендә, Коллеҗ-Стейшен территориясендә, Texas A&M University кампусы янында урнашкан. Шәһәр һәм Даллас һәм Һьюстон аэропотрлары арасында ташулар алып бара.

Coulter Field (CFD), шәһәрнең көнчыгыш өлешендә урнашкан.

Халыкара элемтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр янында турыдан-туры халыкара элемтә юк, Һьюстон һәм Остин халыкара аэропортлары аша алып барыла:

  • Аэропорт Хьюстон Джордж Буш (IAH) — Колледж-Стейшен үзәгеннән 119 км чамасы.
  • Остин Бергстром (AUS) халыкара аэропорты- Колледж-Стейшен үзәгеннән 137 км чамасы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]