Коллективлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коллективлык latin yazuında])

Коллективлык (лат. coligo — берләшү, берләштерү) - кешелек дөньясында күмәк хезмәт итеп яшәү. Моның төп сәбәбе — объектив ихтыяҗ. Кеше — социаль җан иясе. Шунлыктан ул башка кешеләрдән аерым яши дә, зур эшләр башкара да алмый. Кешеләр борын заманда ук күмәкләшеп яшәүнең, бергәләп эш итүнең зарурлыгын аңлаганнар. Татар халкы моны үзенең мәкальләрендә үк чагылдырып килгән: «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар». Чыннан да, кыргый хайванга ауга чыкканда кешеләр, үзләренең уңышсызлыкка очрау мөмкинлеген алдан күрәзәләп, күмәк эш итүнең кулайрак һәм берләшеп гамәл кылуның нәтиҗәлерәк икәнен күргәннәр.

Кешеләрнең күмәкләшеп яшәве аларда үзара килешү, бер-берсенә инану, ярдәм итешү омтылышларын тәрбияли. Әмма хосусый милек барлыкка килү белән бу сыйфатларга кырау төшкәндәй була. Кешеләрнең түбән хисләре һәм омтылышлары — комсызлык, карунлык, байлыкка табыну, караклык — алгы планга чыга башлый. Кешеләр арасында бер-берсеннән читләшү, үзара дошманлык мөнәсәбәтләре көчәя.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.