Ком калач

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ком калач latin yazuında])
Ком калач
Уенчылар саны
6-7
Уйнау урыны
Уен җәй көне кыз балалар арасында уйнала.
Физик активлык
уртача

Ком калач — татар балалар уены.

1нче вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар бер көтүче сайлап куялар һәм үзләре аллы-артлы тезелешеп, бер-берсенә тотынышкан хәлдә сыңар аякта тыраклап торалар. Көтүче белән иң беренче торган кыз арасында шундый әйтешү була:

— Ком калач, ком калач, Артыңда нинди кызлар бар?
Бәкчәр күзле кызлар бар.
— Аның берсен миңа бир. Көчең җитсә, сатып ал!
— Алам, алам, аксак кыз.
— Бирәм, бирәм, туксак кыз!

Шулай әйтешеп, көтүче кызларны берәм-берәм йолкып алып бетерергә тиеш. Кызлар алынып беткәч, уен яңадан башлана.

2нче вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызлар аллы-артлы тезелеп басалар. Алда торганы башлык була. Артка тезелгән кызларның берәрсен яулап алу өчен каршыларына көчлерәк бер кыз баса. Башлык аны үз артына чыгармаска, кызларын бирмәскә тырыша. Әйтеш һәм тартыш башлана:

— Ком калач, ком калач, Артыңда нинди кызлар бар? — Бәкчәр күзле кызлар бар. — Аның берсен миңа бир! — Көчең җитсә, сатып ал! — Алам, алам аксак кыз! — Бирәм, бирәм туксак кыз!

Яуланган кызлар аның ягына күчәләр. Уен бер як җиңгәнче дәвам итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.