Конъюнктиваль интраэпителиаль неоплазия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Конъюнктиваль интраэпителиаль неоплазия latin yazuında])

Конъюнктиваль интраэпителиаль неоплазия (КИН) — сирәк, әкрен көчәюче берьяклы чир. Куркынычлык шарты булып ультрамиләүшә нурланыш, 1б тибындагы кешенең папилома вирусы, БИДС һәм тутлы ксеродермия тора.

Гистология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гистология буенча түбәндәге КИН вариантларын аералар.

1. Эпителийның нигез катламнарында диспластик күзәнәкләр белән конъюнктиваль эпителиаль дисплазия.

2. Эпителийның бөтен катламнарында диспластик күзәнәкләр белән in situ карциномасы (рәс. 15.9a).

3. Кабырчыклы-күзәнәкле яман шеш астагы стромага инвазия белән барган сирәк чир (рәс. 15.9б).

NB Клиник яктан бу өч халәтне аеру мөмкин түгел.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Гадәттә өлкән яшьтә ярсыту яки яңа ясалган тукыма өлкәсе белән билгеләнә.

2. Папилломасыман ясалулар кушылмый, ә аларның өслеге штопорсыман тамырлар белән төзелгән (рәс. 15.9в).

3. Төерле кабырчыклы-күзәнәкле яман шеш — гадәттә лимб өлкәсендә тукландыручы тамырлар белән сусыл алсу күперү, әмма конъюнктиваның башка өлкәләрендә дә очрый. Югары дифференциацияле ясалулар әкрен үсә һәм тышкы яктан лейкоплакияне хәтерләтергә мөмкин (рәс. 15.9г). Мөгезкатлауга үсү мөмкин (рәс. 15.9д). Регионар лимфа төерләре һәм ерак әгъзаларга метастазлар сирәк барлыкка килә. NB Чирнең барлык вариантлары мөгезкатлауга соры-аксыл гиперпластик эпителий үсү белән булырга мөмкин. Төгәл ачыклауга цитологик тикшерү булыша.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Чикләнгән формаларны эксцизия юлы белән дәвалыйлар, аутологик склера яки амнион мембранасы трансплантациясе мөмкин. Кабатлануны кисәтүгә юнәлгән чаралар: кисеп алганда сәламәт тукыма кырые 2-3 мм тәшкил итәргә тиеш, туңдырылган кисемнәрнең гистологик тикшерүе, шулай ук өстәмә криотерапия, брахитерапия һәм урынлы химиотерапия.

2. Таралган форма дәвалау өчен бик катлаулы, чөнки зарарлану чикләре төгәлсез һәм сәламәт тукымадан аерылмый диярлек. Нәтиҗәдә тулы булмаган кисеп алу һәм кабатланулар очраклары еш. Шуңа күрә хирургик катнашуга альтернатива буларак яки аның белән бергә башка ысулларны кулланалар: митомицин С, 5-фторурацил яки интерферон а-2б урынлы кулланалар

3. Энуклеация аеруча интраокуляр үсеш белән гадәттә бик зур шешләрдә күрсәтелә (рәс. 15.9е).

4. Экзентерацияне күз чокырына таралган азган очракларда үткәрәләр.

Дифференциаль диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Конъюнктиваның атипик папилломасы.

2. Птеригиум шулай ук ультрашәмәхә нурланыш белән кузгатыла.

3. Псевдоэпителиоматоз гиперплазия — ярсытуга җавап булып үсеш алган лимб өлкәсендә гиперкератоз билгеләре белән ак тиз үсүче төер.

4. Тутсыз меланома.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.