Конъюнктива меланомасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Конъюнктива меланомасы latin yazuında])

Конъюнктива меланомасы күз әгъзасының яман шешләренең 2% тәшкил итә.

Гистология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гистологик билгеләр тире меланомасы белән охшаш — субэпителиаль стромада меланома күзәнәкләре катламнары (рәс. 15.7а).

Классификация

1. Атипияле ББМ'дан үсеш алучы меланома 75% очракны тәшкил итә. Тыгыз өлкәләр һәм төерләр барлыкка килү белән сыйфатлана (рәс. 15.7б).

2. (Юнкциональ яки катлаулы) невустан үсеш алучы меланома 20% очракны тәшкил итә.

3. Беренчел меланома аеруча сирәк форма санала (алга таба кара).

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Күп санлы меланомалар бәләкәй яшьтә билгеләнгән диспластик невус синдромының сирәк очракларыннан кала гомернең 6 дистәсендә билгеләнә. 2. Билгеләре

• Аеруча еш урнашуы — лимб өлкәсе, әмма конъюнктиваның һәр өлкәсендә үсеше мөмкин.

• Эписклера белән оеша алган киңәйгән тукландыручы тамырлар белән кара яки соры төер (тутлы меланома — рәс. 15.7в).

• Тутсыз шешләр алсу, тигез өсле һәм үзенчәлекле «сөләйман билдәмәсе» кебек була (рәс. 15.7г).

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Чикләнгән меланома

• Сәламәт күренгән тукымалар чигендә киң хирургик кисеп алу белән бергә кабатлануга каршы криотерапия. Диссеминация булмасын өчен кораллар яки тампоннар белән сәламәт конъюнктивага кагылмау бик мөһим.

• Әгәр кисеп алынган кисәкнең гистологиясендә шешнең тирән катламнарга таралышы билгеләнсә, операция ярасы төзәлгәннән соң, өстәмә радиотерапия күрсәтелә. Радиотерапияне гадәттә стронций яки рутений аппликаторлары белән Р-терапия итеп үткәрәләр. Протонлы нурланыш яшь ите шешләрендә күрсәтелә. Өске таралган үсештә операция ярасы төзәлгәннән соң, урынлы химиотерапия кулланырга мөмкин.

• Тикшереп карауны 6-12 ай арасы белән авыруның гомере буе үткәрәләр. Карау вакытында конъюнктиваны тулысынча тикшерәләр һәм барлык шикле өлкәләр мәҗбүри гистологик һәм цитологик тикшерү узарга тиеш.

2. ББМ барышындагы таралган меланоманы аерым төерләр эксцизиясе һәм криотерапия белән дәвалыйлар яки таралган үсеш өлкәләрендә митомицин С кулланалар.

3. Күз чокырындагы кабатлануларга (рәс. 15.8) урынлы резекция һәм радиотерапия үткәрәләр Экзентерация гомер фаразын яхшыртмый, шуңа моны башка ысуллар кулланмаслык булганда киң һәм һөҗүмчән барышта кулланалар.

4. Лимфа төерендәге метастазга хирургик кисеп алу һәм нурлы терапия үткәрәләр.

5. Метастазлы чирнең паллиатив дәвалау ысуллары — химиотерапия яки нурланыш.

Фараз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми үлүчелек 5 ел дәвамында 12% һәм 10 ел дәвамында 25% тәшкил итә. Иң еш метастазлану регионар лимфа төерләренә, үпкәләргә, баш миенә һәм бавырга була. Тискәре фаразның түбәндәге билгеләре.

• Күпсанлы шешләр.

• Экстралимбаль урнашулар: яшь ите, гөмбәз яки кабак конъюнктивасы.

• Шеш калынлыгы 2 мм'дан күбрәк.

• Кабатлану.

• Лимфа төерләре яки күз чокыры зарарлану.

Дифференциаль диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Гаять зур невус җенси җитлегү чорында көчәя, әмма меланомадан аермалы буларак мөгезкатлауга таралмый.

2. Экстрабульбар үсеш белән керфексыман җисем меланомасы

3. Меланоцитома — сирәк, тумыштагы, бик әкрен үсүче кара төстәге, күз алмасына карата күчми торган ясалу.

4. Кара тәнле кешеләрдә конъюнктиваның тутлы яман шеше

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.