Криптококкоз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Криптококкоз latin yazuında])
Криптококкоз
Сурәт
Саклык белгечлеге инфектология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару итраконазол[d][1], натамицин[d][1], 5-fluorocytosine[d][1], Амфотерицин B[d][1] һәм Флуконазол[d][1]
ICD-9-CM 117.5[2][3]
ICPC 2 идентификаторы A78
NCI Thesaurus идентификаторы C2967[2]
 Криптококкоз Викиҗыентыкта

Cryptococcus neoformans диаморфик чүпрә гөмбәләренә карый, йоктыру ингаляция юлы белән була.

Инфекция башлыча күзәнәкле иммунитет җитешсезлеге белән авыруларны зарарлый (БИДС авыруларының 5-10%). Башка алшартлы факторларга лимфома, преднизолон яки азатиоприн кулланганда актив гепатит, алкоголизм, уремия, системалы кызыл төче, иммуносупрессив терапия белән әгъзаларны күчереп утыртудан соң халәт һәм күгәрченнәр белән тыгыз бәйләнеш керә.

1.    Чирнең системалы формасында башта патологик барышка ҮНС җәлеп ителә (менингит, менингоэнцефалит һәм криптококкома), ләкин тагын пневмония, тире һәм лайла зарарланулары, пиелонефрит, эндокардит һәм гепатит барлыкка килә ала.

2.     Тикшерүләр. Чәчү һәм АМС споралар ачыклау, антигеннарга серология тикшерүе.

3.     Дәвалау. Вена эченә амфотерицин В кертү һәм эчкә флюцитозин кабул итү.

Офтальмологик күренешләре.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хориоидит криптококклы менингит булган авыруларда якынча 6%'ында үсеш ала.

Cryptococcus neoformans чүпрәсыман гөмбәчекнең капсулаланган споралары күгәрчен тизәге белән пычранган туфракта бар һәм организмга сулыш юллары аша эләгә (24 нче бүлекне кара). Криптококклы инфекция күбесенчә күзәнәкле иммунитет какшаулары белән шәхесләрдә очрый һәм БИДС белән 5-10% авыруны зарарлый. Күз зарарлану криптококклы минингит белән якынча 6% авыруда очрый. Күзгә инфекция йоктыру юлы мөгаен — туры күрү нервы аша яки челтәркатлауга һәм хориоидеяга гематоген таралыш.

1.   Билгеләре

•      Минингит белән бәйле күренешләр иң еш санала һәм аңа оеган күрү нервы дискы, офтальмоплегия, птоз, оптик нейропатия һәм читкә каратучы нервның парезы керә.

•      Мультифокаль хориоидит (рәс. 14.44).

•      Төсле катлау инфильтрациясе, кератит һәм конъюнктиваль гранулема.

2.    Күрүгә янаучы чыганакларны дәвалау вена эченә амфотерицин һәм флуконазол яки эчкә итраконазол белән үткәрәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.