Кружиняна татар зираты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кружиняна татар зираты latin yazuında])
Кружиняна татар зираты
Нигезләнү датасы XVII гасыр
Сурәт
Дәүләт  Польша
Административ-территориаль берәмлек Кружиняна
Мирас статусы недвижимый памятник[d]
Польшаның мәдәни мирас реестрында саны 634
Карта
 Кружиняна татар зираты Викиҗыентыкта

[1]

Кружиняндагы мөселман зираты (пол. Cmentarz muzułmański w Kruszynianach) — Польшаның Соколка повятына караган Кружиняна дигән татар авылында урнашкан татар зираты (мазарлык), әлеге зиратка XVII гасырның икенче яртысында җирле татар общинасы тарафыннан нигез салынган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кружиняна авылын Паркан сугышында патшаны коткарган татар морзасы полковник Самуил Морза Кричовски нигезли, бу урынга аның белән бергә тагын 45 гаилә килеп утыра. XVII гасырның икенче яртысында татар зираты нигезләнә, ә XVIII гасырда ул таш дивар белән әйләндереп алына. Бу кыяфәттә зират 1983 елга кадәр саклана, бу елны вакытта көньяктан территорияне киңәйтеп, көнбатыш диварында яңа капкалар төзегәннәр. Элеккеге чикләр турында сөйли торган көньякта беренчел койма фрагменты сакланып калган. Зират 0,6 гектар мәйданны били

Зират мәйданы таш дивар белән әйләндереп алынган. Язуы укырлык иң иске кабер плитәсе 1699 елга туры килә, искерәк каберлекләрдәге язулар укырлык түгел. XIX гасырга караган ташлары пирамидалар, колонналар яки шомартылган пластиналар рәвешендә бай итеп бизәлгән таш каберләр дә бар.

17-18 гасырлардагы иң иске каберлекләр язусыз эшкәртелмәгән ташлардан гыйбарәт. Иң күп санлы каберлекләр төркеме - XIX гасырга карый, бу чорга караган 300дән артык каберлек билгеле. Каберләрнең урнашуы тигез түгел. Аларның иң борынгылары поляк һәм гарәп телләрендә язылган эшкәртелмәгән ташлардан тора. Соңрак каберлекләр ярым ай, 1863 елдан соң кириллица белән бизәлгән таш стелладан гыйбарәт. XIX гасыр ахыры - XX гасырның беренче яртысы каберләре христиан һәйкәлләре үрнәге буенча төзелгән.

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зират авылның көнчыгыш өлешендә, калкулыкта, авыл аша үтүче юлдан 250 метр ераклыкта урнашкан. Объект килүчеләр өчен ачык.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Andrzej Michałowski, Alicja Sulimierska, Elżbieta Baniukiewicz: Studia i Materiały. Wykaz zabytkowych cmentarzy w Polsce. Województwo Białostockie. Warszawa: Ośrodek Ochrony Zabytkowego Krajobrazu. Narodowa Instytucja Kultury, 1996, s. 34–35.
  • Górska I., Meczety i mizary w Bohonikach i Kruszynianach pomnikami historii, „Biuletyn Konserwatorski Województwa Podlaskiego”, z. 19, 2013, s. 263-286.
  • Kalisz A., Oleksicki A., Kruszyniany. Studium historyczno-przestrzenne do planu zagospodarowania przestrzennego wsi Kruszyniany, Białystok 1980, s. 40-41.
  • Kołodziejczyk A., Cmentarze muzułmańskie w Polsce, Warszawa 1998, s. 52-55.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Rąkowski Grzegorz: Polska egzotyczna I. Oficyna Wydawnicza "Rewasz", Pruszków 2005. ISBN 83-89188-37-6
  • Darmochwał Tomasz: Północne Podlasie, wschodnie Mazowsze. Agencja "TD", Białystok 2000. ISBN 83-911266-3-3
  • Podlaski Szlak Tatarski — Bohoniki. Muzułmańska Gmina Wyznaniowa w Bohonikach przy pomocy finansowej Starosty Sokólskiego, Bohoniki 2006. ISBN 83-922665-2-8
  1. https://zabytek.pl/pl/obiekty/zabytek?rejestr=rejestr-zabytkow&inspire_id=PL.1.9.ZIPOZ.NID_N_20_CM.7086