Эчтәлеккә күчү

Кукмара тавы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кукмара тавы latin yazuında])

Кукмара тавы
Кукмара тавы, Бакыр тавы?
 (T)
ИлРоссия Россия
ТөбәкТатарстан
Иң якын шәһәрКукмара
Мәйдан186 га
Нигезләү датасы1989
Сайтgoramednaya.ru/
Кукмара тавы (Русия)
Кукмара тавы (Татарстан)

Кукмара тавы - ландшафтлы табигать һәйкәле. Татарстан республикасының Кукмара шәһәреннән төньяктарак урнашкан.

1989 елда билгеләнә. Мәйданы 186 га. 1966 елда кулдан утыртылган урман массивы белән капланган. [1].

Норма елгасы үзәненә таба көньяк-көнбатыш текә сөзәкле зур булмаган калкулыкны (абсолют биеклеге 205 м) били. Төрле яшьтәге наратлыклар, каенлыклар һәм усаклыклардан тора, ачык урыннарда болын үсемлекләре өстенлек итә.

Үсемлекләрнең сирәк төрләре үсә: Цингер ракитнигы, киң яфраклы йод үләне, соры кырлы борчак һәм башкалар.

Кошларның – 40, күбесенчә очып кергән төрләре билгеләнгән; колаклы ябалак, сапсан ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Кукмара тавында тауда чаңгы шуу трассасы салынган, спортның кышкы төрләре буенча ярышлар үткәрелә.

XVI гасыр башларында Кукмара авылы янында бакыр рудалары чыгара башлаганнар. Биредә бер кечкенә завод салына башлаган. Кукмара тирәсендә бакыр рудалары эшкәртү XVII башларында башланса да бакырга ихтыяҗ булмау сәбәпле бу эшкә XVIII гасырда гына ныклап тотынганнар.

1730ынчы елда Янсыбы инешендә Хлынов (Киров) купецы Тряпицын Иван бакыр заводы төзи башлый[2]. Шул ук елны ул үлеп китә, аның улы Дмитрий заводны Хлынов купецы Вяземский Григорийга сата. 1730ынчы елда Янсыбы заводы төзелеп бетә һәм эшли башлый. 1734-1735енче елларда заводка өлешчә Сембер купецы Глазов та хуҗа булганы турында хәбәрләр бар. 1735енче елның 27енче ноябренда Вяземский Григорий белән аның улы Карп заводны Казан купецы Еремей улы Иноземцев Семёнга саталар. Семён заводны күчерергә уйлый. 1738енче елда ул заводның 4тән 1 өлешен туганы Пётрга сата. 1741енче елда алар заводны Норма елгасы буенда Туеш авылы кешеләреннән арендага алган җирдә төзи башлыйлар. 1743 елда[2] купец Иноземцевның “Таишево-Кукмара заводы” эшли башлаган. Завод елына 1600 потка кадәр бакыр җитештергән. Заводка беркетелгән крестьяннар башта 49 булып, ә XVIII гасыр азакларына 100 кешегә җитә. Аннары аларга өстәмә рәвештә шактый санда ирекле кешеләр өстәлә. Бу завод 22 ел эчендә (1775 елдан соң) 50мең поттан артык бакыр эреткән.

1773 елда Кукмара заводы Е. Пугачев гаскәрен сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин иткән. Шуның өчен хөкүмәт бу заводны яптырган.

XIX башларында руда гына чыгарылган, ләкин 1812 елда бакыр эретү яңадан, илгә металл кирәк булу сәбәпле, башланган. 327 крепостной эшче һәм 118 ялланган эшче белән бу предприятие 1400 поттан артык бакыр биргән. Ул 1851 елда янып китү сәбәпле яшәүдән туктый.

Заводта эшләнгән эшчеләр тимер эшенең мастерлары булганнар. Завод ябылгач эшчеләр авылга ялланып киткәннәр, тимерчелек белән шөгыльләнгәннәр. [3].

  1. Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М.Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2006. – Т. 3: К–Л. – 664 с.
  2. 2,0 2,1 Валиев, 2013
  3. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/ohrana-prirody/kukmara-tavy Онлайн - энциклопедия Tatarica