Кулланучы:Амур Фәләх

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Амур Фәләх latin yazuında])

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛЕ

Фәләхов Амур Нур улы 1965 елның 10 нчы сентябрендә Яңа Комазан авылында туа. Туган авылында башлангыч белем ала, Көек-Ерыкса урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә укыган чорында ук районның ул вакыттагы ”Коммунистик хезмәт өчен“, республиканың ”Яшь ленинчы“ газеталарында шигырьләре, кечкенә мәкаләләре дөнья күрә башлый.

Авылдашы, остазы, район газетасының Д.Крещенов исемендәге премиясе лауреаты, Әхкам Мөфәхаровтан алган беренче иҗади тәҗрибә, журналистика фәне белән тирәнтен кызыксынуга әверелеп, яшүсмернең киләчәккә корылган планнарын тамырдан үзгәртә.

«Милли әдәбиятны үстерүдә, ныгытуда күп көч куйдың син, “Нократ”! – дип яза әдип һәм публицист Әхмәт Гадел Мамадыш районының “Нократ” (элекке “Коммунистик хезмәт өчен”) исемле газетасының бер санында. - Истыйгдатлы язучылар үстердең. Төрле чорларда Ш.Маннур, Р.Даутов, Р.Мөхәммәдиев, З.Мансуров, М.Шәйхи, Ш.Мостафин, Г.Ибушев, Н.Кәримова, М.Сафин, М.Закир һәм башкаларны ошбу гәҗитнең тарту көче шагыйрь, язучы итте. Танылган журналистлар, газетада редактор булган Зәки Хәнәфиев, мәрхүм Зөфәр Әгъзамов, “Мәйдан” журналыннан Амур Фәләх һәм башкалар шушында чыныгу алдылар. Һәм минем үземнең дә шагыйрьлеккә, журналистикага беренче адымнарым ошбу газета ярдәмендә башланды...” (3 март, 2008 ел).

Шулай итеп, кечкенәдән театр артисты булырга теләгән Амур 1982 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына, филология факультетына укырга керә. Татар журналистикасы бүлегенә. Кечкенә чактагы хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге дә туа. Амур университетның драма студиясендә шөгыльләнә, якын-тирә район-авылларга гастрольләргә йөри. Университетта уку дәверендә төрле татар басмалары редакцияләрендә практика үтү, штатка кабул ителеп эшләүләр, һичшиксез, аның журналист буларак формалашуында зур урын алып тора.

1988 елда тормыш җилләре университетның читтән торып уку бүлегенә күчкән Амурның гаиләсен Удмуртия башкаласы Ижауга китерә. Үзе дә, җәмәгате Фәүзия дә “Ижсталь” производство берләшмәсендә эшлиләр. Ижауда шәхсән үзенең катнашы белән татар телендә газета чыгарыла башлагач, университетның журналистика һәм социология факультетында татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган Амур шунда эшли башлый: башта ”Яңарыш“ газетасының махсус хәбәрчесе, бераздан җаваплы секретарь вазыйфаларын башкара. 1997-1999 елларда баш редактор булып эшли.

Университетта укыган елларында бүгенге татар әдәбиятының һәм журналистикасының күренекле шәхесләре Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Мөдәррис Әгъләм, Фәнис Фәтхи белән тулай торакта бер бүлмәдә яшәү, төрле әдәби кичәләрдә катнашу, Мөхәммәт Мәһдиев, Зәет Мәҗитов кебек классик әдипләрдән дәресләр алу нәтиҗәсе буларак, Амур Фәләхов та татар әдәбияты белән тирәнтен кызыксына башлый. Иң беренче чиратта, ”Яңарыш“ газетасы битләрендә үзенең шигырьләрен, шаян хикәяләрен бастыра. Беренче зур күләмле әдәби әсәре — ”Кунаклар“ исемле фантастик повесте да шушы газетада урын ала. Хыялый, уйдырма образлар, геройлар аша яшь язучы бүгенге тормышыбызда гомумкешелек алдында торган сорауларга үзенчә җавап бирергә омтыла.

Амур Фәләховның журналист һәм язучы буларак алган төп тематикасы нәкъ шушы елларда формалашкан дип әйтергә мөмкин. Публицистик мәкаләләрендә булсын, әдәби әсәрләрендә булсын — көндәлек тормышыбызда тирән тамыр җәйгән негатив күренешләргә: наркоманиягә, эчкечелеккә каршы көрәш, милли кимчелекләребезне фаш итәргә омтылыш күзгә ташлана.

1999 елда Ижаудан Татарстанга кайткач та, Амур Фәләхов журналист хезмәтенә тугры кала. Казанда ”Татарстан“ телерадиокомпаниясенең радио журналисты булып эшли, ә бераздан, Яр Чаллы шәһәренә күчеп килгәч, телевидениега эшкә керә.

Амур — язучы журналист. Тиздән ”Аргамак“ әдәби-нәфис, иҗтимагый журналына бүлек редакторы итеп чакырыла. Инде 2001 елда, яңа басма — ”Мәйдан.Чаллы“ журналы оештырылгач, шунда җаваплы секретарь буларак кабул ителә. Публицистика буенча баш редактор урынбасары, бүлек мөдире, публицистика бүлеге редакторы булып эшли. 2009 елдан – “Мәдәни җомга” газетасының Чаллы шәһәре буенча үз хәбәрчесе. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында Амур Фәләховның “Таш бәгырь” дип аталган китабы – повесть, новелла, хикәяләрен туплаган беренче җыентыгы дөнья күрде.

Авторның әйтүенә караганда, “Таш бәгырь” иң башта драма әсәре буларак язылган һәм повесть итеп үзгәртелгән. Якынча эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: Әмир исемле егет армиягә алына. Учебкадан соң өенә кайтса – наркоманнар энесен үтергәннәр! Сеңлесен мыскыл иткәннәр. Нишләргә белмәгән Әмир үз теләге белән Чечня сугышына китә. Шунда бөтен бәлаләрнең сәбәпчесе булган Газинур белән очраша, аны үтерә. Яшерен отрядта хезмәт итүче Газинурны үтергән өчен, Әмирне дә аталар...

Беренче тапкыр “Мәйдан” журналында (№3, 2003) басылып чыккан бу повесть татар җәмәгатьчелеге игътибарыннан читтә калмады. “...Бүген Россия дигән держава кичергән ике афәт — дәүләт өчен дә, гади халык өчен дә бөтенләй гадел булмаган Чечен сугышы һәм яшь буынның өчтән бер өлеше кереп баткан наркомания атлы төпсез сазлык турында бу әсәр, - дип яза күренекле язучы, тарихи романнар авторы, Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе, Г.Исхакый исемендәге иҗади премия лауреаты Вахит Имамов. - Повесть әллә ни зур булмаса да, Рәсәйне чолгап алган әлеге афәт күз алдыбызда төгәл җанлана. Бүгенге Рәсәй хакимиятенең, армиясенең, гомумән, системасының чын йөзен күрәсең килә икән, ач та укы. Иң мөһиме: яшь каләм иясенең шундый җитди темаларга курыкмыйча тотынуын күреп сөенәсең. Чөнки башкалада яшәүчеләр ничек кенә күкрәк сукмасыннар, алар арасында Чечендагы гаделсез суеш яки наркомания афәте турында язарга атлыгып торучылар юк бит әле...” (Мәйдан, №3, 2002)

В.Имамовның “Артык төпченергә яратучылар повестьны укып чыккач, мөгаен, Амурдан сюжет камиллеген, геройлардагы тел үзенчәлекләрен, холыклар байлыгын, автор тасвирламасында асыл әдәби тел, яңа чагыштырулар һәм яңа гыйбарәләр таләп итәр. Чү, ашыкмыйк! Тукай, Җәлил, Исхакый, Хөсниләр дә беренче әсәрләреннән үк классиклар булып танылмаганнар бит. Яшь язучы Амурның каләме тынгылык кына белмәсен, осталык дигәннәре тора-бара килер. Ә хәзергә безнең үкчәгә баса башлаган яшь каләмдәшебез колагына бер генә сүз: афәрин, Амур туган! Татар әдәбияты өчен яңа һәм әрнүле темаларның яңаларын да тап!” – дигән сүзләре дә игътибарга лаек. Амур Фәләх татар җәмәгатьчелегенә, иң беренче чиратта, язучы түгел, ә публицист буларак билгеле. Аның әсәрләре дә үзенчәлекле, матур әдәбият теленнән бигрәк, публицистик стильгә якынрак тора. Автор моны үзе дә яхшы аңлый һәм сәбәбен әсәрләрнең чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнгән булуы белән аңлата. Әсәрләренең геройлары да чынбарлыктагы кешеләр, һәм Амур аларның зур күпчелеген, хәтта, исемнәрен үзгәртмичә биргән.

Татарстан китап нәшриятында Амур Фәләхнең әле генә (ноябрь, 2010) тагын бер әсәрләр җыентыгы – соңгы елларда иҗат иткән повесть һәм хикәяләрен берләштергән “Зимагур” дигән китабы чыкты. “Зимагур” повесте Бөек Ватан сугышы чоры һәм сугыштан соңгы еллардагы авыл тормышын тасвирлый. Әсәрдәге төп геройның прототибы – авторның туган бабасы Фәләх. Ул анда Харис дип бирелә. Сугышка хәтле авылның беренче пионеры, беренче тракторчысы булган, авыл советы рәисе итеп билгеләнгән Харис, сугыштан соң, хатынын, өч баласын калдырып, яшь кызга ияреп, чит төбәккә чыгып китә. Анда да өч баласы туа. Олыгайган көнендә, җанын кая куярга белми газаплана ул. Әле туган авылына кайтып карый, әле яңадан икенче хатыны янына китә...

Зимагур – рус сүзе. Кыш буе үз өендә бимазаланып, нишләргә белми ятканнан соң, язгы, җәйге чорда каядыр китеп, эшләп йөргән, кышка яңадан өенә кайткан кешеләрне “зимогор” дип йөрткәннәр. Ә автор вариантында, әле тегендә, әле монда талпынган, ахыр чиктә кая гына барса да якты чырай күрмәгән кеше зимагур дип аталган.

Амур Фәләх 2007 елда Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш район хакимияте тарафыннан булдырылган Шәйхи Маннур исемендәге иҗади премия лауреаты исеменә лаек була. 2015 елда Удмуртия Язучылар берлеге һәм Татарстан язучылар берлегенең уртак Риза Шәфи исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә.

Татарстанның, Удмуртиянең һәм Россиянең Журналистлар берлекләре әгъзасы. 2012 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Әдәби псевдонимнары – Амур Фәләх, Нур Мөхәммәт, Әмир Хан.