Кулланучы:Перцев Александр/Безнең буын нинди идеаллар белан яши?

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Перцев Александр/Безнең буын нинди идеаллар белан яши? latin yazuında])

Без XXI гасыр яшьләре. Без — зур үзгәрешләр заманының яшибез.Тормыш дулкыннары, үзләренә ияртеп, вакыйгаларның төрлесенә илтеп ташлый. Кем булуыңа карамастан, телисеңме-теләмисеңме, син заман агымына иярергә мәҗбүр. Мине дөрес аңлавыгызны телим. Моның үз фикере юк икән, дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Бер генә кеше җиңә алмаслык көчле ташкыннар да була. Без, бүгенге көн яшьләре, олылар буталчыкландырган доньяда югалыбрак калдык. Кая барырга, нишләргә, кем булырга? Моңа кадәр бик гади тоелган шул сорауларга да җавап бирүе кыен. Нинди идеаллар белән яшибез без? Җәмгыятебез нинди идеаллар белән яши? Болары инде — катлаулырак сораулар. Аларга шәхес булып формалашып җиткән кеше генә тулы, анык җавап бирә ала торгандыр. Без бер-беребезгә артыграк та ошаганбыз шул. Киемнәрдә, яшәү рәвешендә бертөслелек хөкем сөрә. Соры, төссез, эчпошыргыч бертөслелек бу... Олы буын вәкиле булмасам да, үзем белән бергә укып, бергә уйнап үскән сыйныфташларым, хәтта дусларымны да аңлап бетерә алмыйм мин. Кызлар — егетләр, егетләр — кызлар турында сөйләшүдән ерак китми. Кайсыдыр инде наркотиклар белән үк мавыга башлаган. Шуны дөньяның бер рәхәте дип саный. Кайсы үз эченә бикләнгән дә башкаларны тыныч кына күзәтә сыман. Мин дә — әнә шундыйлар арасында. Без, сан ягыннан азрак булгангамы, әллә сәләтсезлектәнме, ямьсез күренешләргә каршы торырга уйлап та карамыйбыз, әйтерсең бу хәлләрне күрмибез дә. Минем белән җан серләрен бүлешеп йөргән, итагатьлелеге белән аерылып торган иптәш кызым бар иде. Көннәрдән бер көнне ул каршыма ручка буе сигарет капкан килеш килеп басты да ямьсез сүзләр белән сүгенә дә башлады. Имәнеп киттем. Сүзсез калдым. Әхлагыбыз бозылган, эш яратмаган, матурлыкны тудырырга түгелкүрергә, аңларга да теләмәгән яшьләр без... Идеалсыз, югалган буын. Яшәүме бу, әллә түгелме? Караңгы чоңгылдан чыгарырлык нинди дә булса якты бармы? Әлегә ул миңа күренми. Үземнең рухи тө шенкелегемә ачынган минутларда кулыма китап алам. Аның битләреннән өмет кабызырлык сүзләр эзлим. Без зур үзгәрешлә заманында яшибез. Күңел шул үзгәрешләрнең уңай идеаллар тудыруын, сакланганнарын ныгытырлык җирлек булдыруын көтә.