Кулланучы:Рамазанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамазанова latin yazuında])

Һәйкәлләрдә – тарих эзе. Сарман атамасы тарихи, тарихи-географик, географик-статистик хезмәтләрдә еш кабатлана. 1870 елдагы мәгълүматларга караганда, Сармандагы 168 хуҗалыкта 536 ир-ат һәм 526 хатын-кыз яшәгән. Анда типтәрләр һәм татарлар гомер иткән. Авылда мәчет, мәдрәсә һәм ике су тегермәне эшләгән. Сарман атамасы, аның килеп чыгышы, тамырлары чал тарих тирәнлегенә барып тоташа. Сарманлылар үзләре Сарманны Сарман бабай нигезләгән дип исәплиләр. Бу атама, безнең карашыбызча, кыпчак (нугай) этнонимы (кабилә-кавем исеме) «сарман»га бәйләнешле. Этноним хәзер топоним, гидроним һәм антропоним формасында ныгып калган. Урта Жуз казакълары килеп чыгышында да «сарман» этнонимы катнашкан. Сарман атамасы Павлодар өлкәсендә очрый. Атама төрекмән топонимиясендә дә урын алган. Сарман кабилә-кавемнәренең бер ишеләре – казакъ, икенчеләре – төрекмән, өченчеләре татар халкы оешуга өлеш керткән. М. Әхмәтҗанов хезмәтләреннән күренгәнчә, татар шәҗәрәләрендә Сарманай исеме табыла. Сарман, Сарманай һәм Сарманаев фамилияләре татарларда, керәшеннәрдә һәм Пермь татарларында да очрый. Марий Эл Республикасының Таулы Мари районында Сарман-Сола исемле авыл бар. Мари галимнәре бу атаманың шәхес исеме Сарманга һәм татар телендә кайчандыр актив кулланылышта булып, авыл мәгънәсен бирә торган, ә хәзер искергән «сала» сүзе кушылып ясалган дип уйлыйлар. 1716—1717 елларга караган чыганакларда һәм тарихи материалларда мари галиме С.Я. Черных Сарманайко исемен очрата. Истәлекле ядкарьләр Сарман райнында да аз түгел. Бүгенге көндә районда дистәләгән һәйкәл һәм тарихи урыннар бар. Карамалы авылында, әйтик, Советлар Союзы Герое Александр Казаков, Җәлил поселогында герой-шагыйрь Муса Җәлил, Иске Кәшер авылында Җәлилнең көрәштәше – шушы авыл егете Зиннәт Хәсәнов истәлегенә һәйкәлләр салынган. Җәлил һәйкәле “Җәлилнефть» идарәсе карамагында, авыллардагысын мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре карап, чистартып тора. Петровка авылында Бөек Ватан сугыәында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл дә – районның истәлекле урыны. Башка авылларда да халкыбызның батыр уллары турында онытмыйлар.Рангазар авылында колхоз төзүдә күп көч куйган Рәхмәтулла Рәхмәтуллин истәлеге әлеге авыл кешеләре күңелендә кадерләп саклана. 1976 нчы елда биредә аңа һәйкәл куелган.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 Районда  тарихи мәчет, чиркәүләр  һәм башка истәлекле урыннар бар. Аларның берсе -  Яхшыбай авылы мәчете. Ул 1907 нче елда сәүдәгәр  Гыйрфан Мусин акчасына салынган Аның беренче каты приход мәдрәсәсенең уку класслары  өчен бирелгән. Биредә Шәхелислам Хәмиди, Камил Вахитов кебек күренекле дин белгечләре, язучы Фатыйх-Казанлы укыткан. 1913 нче елда анда 120 шәкерт белем алган. Укыту яңача алып барылган. Икенче кат гыйбадәт кылу өчен файдаланылган. Мәчетнең берничә керү юлы, ике залы, манарасы булган. Төп керү юлы төньяк өлешенә урнашкан. Беренче катка төньяк һәм көньяк яклардан керү юллары ясалган, икенче каттагысы зур тәрәзә белән яктыртылган, декорацияләп,фигуралап эшләнгән. гадәти типтагы уңайлы мәчет була ул. Заманалар шаукымында аның манарасы югалган.  Таныклыклардан күренгәнчә, мәчет Мусиннар  гаиләсе акчасына карап, тәрбияләнеп тотылган. 1908 нче елның маенда, мәсәлән, Мортаза Мусин мәчеткә 100 мең сум акча биргән. Бүгенге көндә анда авыл кибете, мәдәният йорты урнашкан. Язикәү авылындагы Михаил- Архангелҗ чиркәве 1891 нче елда Алабуга сәүдәгәре И. Стахеев  акчасына салынган. Заманында 400 гә якын хуҗалыклы волость үзәге булган Язикәүнең дин йорты ул чорларда буш тормагандыр.  Берничә керү юлы белән, бизәкләп эшләнгән Венеция тәрәзәле чиркәү  бүгенге көндә дә исән. Храмның никах уку  урыны, манараның югары катламы сакланмаган. Иске Минзәләбаш авылындагы 1914-1915 нче елларда салынган мәчет тә сәүдәгәр Мортаза Мусин акчасына төзелгән. Еллар үтеп, җимерелә башлагач.әлеге мәчет сүтелгән. Урыны, спонсорлар ярдәме белән , кызыл кирпечтән әйләндереп алынган.Бугенге көндә иске мәчет урыны белән янәшә өр -яңа мәчет  балкып утыра. Яхшы Каран авылындагы агач мәчет тә безнең көннңргң кадәр сакланмаган. Әлеге мәчет урынына яңа мәчет төзелде.

Истәлекле ядкарьләр Сарман райнында да аз түгел. Бүгенге көндә районда дистәләгән һәйкәл һәм тарихи урыннар бар. Карамалы авылында, әйтик, Советлар Союзы Герое Александр Казаков, Җәлил поселогында герой-шагыйрь Муса Җәлил, Иске Кәшер авылында Җәлилнең көрәштәше – шушы авыл егете Зиннәт Хәсәнов истәлегенә һәйкәлләр салынган. Җәлил һәйкәле “Җәлилнефть» идарәсе карамагында, авыллардагысын мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре карап, чистартып тора. Петровка авылында Бөек Ватан сугыәында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл дә – районның истәлекле урыны. Башка авылларда да халкыбызның батыр уллары турында онытмыйлар.Рангазар авылында колхоз төзүдә күп көч куйган Рәхмәтулла Рәхмәтуллин истәлеге әлеге авыл кешеләре күңелендә кадерләп саклана. 1976 нчы елда биредә аңа һәйкәл куелган.