Кулланучы:Түбән Кама шәһәре 31 нче урта мәктәбе/Хикәя Күксел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Кама шәһәре 31 нче урта мәктәбе/Хикәя Күксел latin yazuında])

"Күксел"

Быел без яшәгән йорт ишегалдында тетрәндергеч хәл булды. Көзнең салкын, дымлы, җилле көннәре. Мондый көнне хуҗасы этен дә урамга чыгармый, диләр халык телендә. Кап-караңгы төн уртасы, ай яктысы астында авыр эш көненнән соң бер абый эштән кайтып бара. Кинәт көзге җил чүплек ягыннан ниндидер авазлар җиткерә. Бу тавыштан кеше тетрәнеп китә, якын килеп караса, ни күрсен... Калай чүплек тартмада, кәгазьләр арасында нәни генә нарасый сабыйны күреп, хушсыз кала. Ир заты үзенең кайнар һәм көчле кулларына нарасыйны алып, үзенең җылы куенына ала һәм ярдәм кулы суза. Аның баш очында җавап таба алмаслык уйлар бөтерелә башлый. Кем? Ни өчен? Нигә?...

Мин үзем ямьле авыл табигате кочагында, әти-әни, әби-бабай куенында үсүче бәхетле назлы бала. Бу тетрәндергеч, куркыныч хәлләрне ишеткәч, авылдагы песиләр гаиләсе күз алдымнан йөгереп үтте. Өч-дүрт ел элек безнең өйгә бик матур, озынча йонлы, күксел песи килеп керде. Без аны сөт белән сыйладык, иркәләдек. Шул көннән бирле ул бездә яши башлады һәм без аңа Күксел дигән кушамат бирдек.Аның инде балаларының балалары туды. Ә быел мин Күксел песинең чын әни булуына ышандым. Аның балаларына бер генә атна булгандыр, кызының да песи балалары туды. Кызы әллә беренче балалары булганга, аларны саклап бетерә алмады. Көннәрдән бер көнне аның бер генә баласы калды. Күксел чормадан төшеп, хәл сорашты, кызы белән оныкчыгын юындырды, иркәләде һәм җылытып ятты. Кызы китеп баргач, дүрт-биш көнлек оныкчыгын иснәде-иснәде дә, авызы белән муен тиресеннән эләктереп, үзенең балалары янына чормага алып менеп китте. Шул көннән бирле ул биш бала түгел, ә алты бала имезде.

Ә нигә соң кешеләр шундый йөрәкле? Ни өчен? Нигә?...

2019