Кулланучы:IlnarSelimcan/Дөнья тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/IlnarSelimcan/Дөнья тарихы latin yazuında])


Дөнья тарихы (бөтендөнья тарихы, инглизчә history of the world) – кешелек җәмгыятенең тулаем үсеш процессы, аңа барлык халыкларның тарихында чагыла торган закончалыклар хас. Дөнья тарихы – кешелек тарихы ул. Бердәм дөньякүләм тарихи процесс җәмгыятьнең барлыкка килүе белән башлана һәм төрле аерып торучы үзенчәлекләргә карап, шартлы рәвештә аерым вакыт чорларына бүленә.

Кайвакыт дөнья тарихы астында аерым илләрнең тарихын яки үзенчәлекле һәм чагыштырмача йомык цивилизацияләрнең тарихларын күзәтү әйтелә. Леопольд фон Ранке бу хакта болай дигән: «Аерым халыклар тарихының тулы яки тулы булмаган җыелмасы да бернинди дә дөнья тарихын тәшкил итә алмас иде, чөнки ул әйберләрнең үзара бәйләнешен югалтыр иде. Ләкин дөнья тарихының фән буларак бурычы да нәкъ менә шул бәйләнешне табу, аңлау, барлык халыкларны берләштерә һәм алар белән идарә итә торган бөек вакыйгаларның үсеш барышын күрсәтүдә. Мондый гомумилекнең барлыгы ап-ачык күренә». Цитата тәмам. [Искәрмә бер].


Кешелекнең тарихи үсеше ике ысул: ачышларның һәм табышларның әкренләп үсә-арта баруы, һәм матди һәм рухи эволюциядә аерым чорларны тәшкил итүче сикерүләр яки инкыйлаблар – белән бара.

Авыл хуҗалыгының неолит инкыйлабы цивилизацияләрнең, күчмә яшәү рәвешеннән (терлекчелек һәм җыючылыктан) игенчелеккә күчкән җәмгыятьләр үсешенә китерә. Бу борынгы мәдәниятләрдә гыйлемне бер буыннан икенче буынга матди чыганаклар аша тапшырырга мөмкинлек биргән әйбер – язу – уйлап табыла. Бу исә төрледән-төрле кәсепләрнең үсешенә, хезмәтнең бүленүенә һәм җәмгыятьнең сыйныфларга аерылуына йогынты ясый.

Тормышны алып бару өчен кирәкле ресурс чыганаклары – уңдырышлы, табигый рәвештә сугарыла торган җирләр, сулар – елга һәм күлләр, терлек өчен көтүлекләр – тирәсендә барлыкка килгән таркау тораклыклар соңрак эрерәк берәмлекләргә берләшә. Моңа транспорт чараларының камилләшүе дә булыша. Бу борынгы җәмгыятьләрнең көндәшлек һәм каршылыклар белән бергә барган табигый үсеш процесслары, меңъеллыклар буенча камилләшеп, дәүләтләр һәм аннары суперкодрәтләр [искәрмә 2] (империяләр) барлыкка килүгә китерә.


Аурупада антик чор ахырында Рим империясенең җимерелүе Урта гасырларның башы булып санала.

XV гасыр уртасында Иоһанн Гутенбергның заманча китап бастыру ысулын – агач тактадан көзгедәге сыман итеп килгән хәрефләрне буяп кәгазьдә эз калдыруны – ачу хәбәр-аралашулар өлкәсендә инкыйлаб ясый һәм Урта гасырларның тәмамлануына булыша, Яңа чорның, Яңарышның һәм фән-техника инкыйлабының киләчәге хакында оран сала.

XVIII гасырда белем һәм технологияләрнең җыелмасы критик авырлыкка җитә, нәтиҗәдә Сәнәгый инкыйлаб башлана. Меңъеллыкның чирек өлешендә фән, белемнәр, технологияләр, сәүдә һәм алар белән бергә килүче сугышлар геометрия прогрессиясе белән тизәя һәм планетада яшәүче кешелек җәмгыяте әле һаман да очраша торган уңайлы шартларны да, куркынычларны да тудыра.


Бүлек 1. Борынгы җәмгыять

Бүлек 1.1 Палеолит чоры

Хәзерге Homo sapiens Африкада, Палеолит чорында, кеше эволюциясенең озак вакытыннан соң барлыкка килә, бу исә генетик мәгълүматлар һәм казылмаларны өйрәнү нигезендә фән тарафыннан расланган. Кешеләрнең бабалары, мәсәлән, Homo erectus, гади хезмәт коралларын меңъеллыклар дәвамында кулланган, ләкин, вакыт үтү белән, кораллар катлаулана барган. Сөйләм теле дә, мәетләрне күмү тәртипләре кебек йолалар белән бергә, Палеолит чорында барлыкка килә.

Тарихка кадәрге сәнгать башлануга беренче алшартлар да бу чорда табыла.

Палеолит дәвамында барлык кешеләр дә аучы һәм җыючы була, шуңа күрә күпчелек кеше күчмә яшәү рәвеше алып барган.


Хәзерге кеше Җир шары буйлап Африкадан Аурупа һәм Азиянең боз астында булмаган урыннарында бик тиз тарала. Кешелекнең Төньяк Америкага һәм Океаниягә таралуы Боз чорының соңгы эпохаларында, хәзерге вакытта уртача климат булган төбәкләр яшәүгә яраксыз булган вакытта, гамәлгә ашырыла. Бозлык чорының ахырында (безнең чорга кадәр 12 000 нче ел тирәсе) кеше боздан азат булган барлык урыннарда диярлек яши башлый.

Җыючы һәм аучылар җәмгыяте бик кечкенә булса да, аерым очракларда социаль стратификация килеп туа, һәм ерак җәмгытьләр арасында, Австралия аборигеннарынның «зур юллары» рәвешендә кебек, элемтәләр мөмкин була.


Ахыр чиктә, аучылар һәм җыючылар җәмгыятьләренең күпчелеге зур авыл хуҗалыгы структуралары тарафыннан үстерелә яки йотылып калына. Ә игенчелеккә һәм терлекчелеккә күчмәгән берләшмәләр, йә һәлак булалар, йә, дөньяның аерым төбәкләрдә сакланып калган аучы һәм җыючы кабиләләре кебек, тышкы дөньядан яшеренеп калалар.

Бүлек 1.2 Мезолит чоры

«Мезолит» яки «Урта таш гасыры» (борынгы грекча μέσος — «урта» һәм λίθος — «таш» сүзләреннән) — кешелекнең һәм технологияләрнең Палеолит белән Неолит арасындагы үсеш дәвере.


Мезолит плейстоцЕн дәвере тәмамлангач, 10 000 ел элек тирәсендә башлана һәм авыл хуҗалыгы чорына кергәч тәмамлана (даталар географик төбәккә бәйле рәвештә аерылырга мөмкин). Якын Көнчыгыш кебек җирләрдә плейстоцен ахырында ук авыл хуҗалыгы үсеше башлана, алар өчен мезолит дәвере бик кыска булып чыга һәм сизелмичә диярлек үтә. Бозлыкның чикләнгән йогынтысы булган урыннар өчен исә «эпипалеолит» термины кулланыла.

Соңгы бозлык чорының көчле экологик тәэсире астында булган төбәкләрдә исә Мезолит дәвере меңнәрчә ел дәвам итә. Төньяк Аурупада кеше җәмгыятьләре җылы климат шартларында бай ризык чыганаклары булган сазлыклы урыннарда да чәчәк ата алганнар. Мондый шартлар кешенең аерым төрле яшәү рәвешен тудыра, ул маглемозе һәм Азил мәдәнияте кебек матди мәдәният предметларында сакланып кала. Бу шартлар Төньяк Аурупада неолитның башлануын безнең чорга кадәр 4000 нче елга кадәр сузалар.


Әлеге дәвернең һәйкәлләре аз һәм төрле урыннарга сибелгән. Еш кына һәйкәл рәвешендә чүп өемнәре генә калган.

Урманлы җирләрдә урманнар кимүнең беренче галәмәтләре күренә, гәрчә бу процесс әүвәлге неолитта гына, авыл хуҗалыгы өчен иркен киңлекләр кирәк булгач кына, башлана алса да.

Мезолитка күпчелек урыннарда таралган микролит һәм микрокискечләр хас. Балык тоту кораллары, таш бәлҗәләр һәм каноэ, уклар кебек агач әйберләр кайбер урыннарда гына табылган. Беренче тапкыр Африкада барлыкка килгән бу технологияләр азил мәдәниятенеке дип хисапланалар. Соңрак Аурупада Испания һәм Португалиянең ибер-мавр мәдәнияте аша, шулай ук Фәләстыйнның кебаран мәдәнияте аша таралганнар. Бу технологиянең мөстәкыйль барлыкка килүе дә мөмкин.