Кулланучы:Marat-avgust/Лаборатория/Агава

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Marat-avgust/Лаборатория/Агава latin yazuında])
Викибирелмәләрдә элемент юк

Ага́ва (Agave) — агавачалар семьялыгыннан үсемлекләр ыругы. Күпьеллык яфраклы суккулентлар. Мексикада һәм Үзәк Американың башка районнарында 300 ләп төре һәм бакча формалары үсә. Күпчелек агаваның яфраклары тамыр тирәли тупланган, тыгыз, итләч һәм чәнечкеле. Үсү дәверенең 6-15 елында күп чәчәкле сабак хасил итеп чәчәк ата. Монокарпик (бер мәртәбә чәчәк атучы) төрләре бар. Тамырча үрентеләреннән үрчетелә. Яктылык яратучан үсемлек. Туган җирендә агаваның кайбер төрләрен туку һәм азык-төлек сәнәгатендә чимал буларак файдаланалар. Чәчәкләреннән һәм чәчәк сабакларыннан исерткеч эчемлек (пульке) ясыйлар. Татарстанда акрын үсүче кайбер төрләре декоратив бүлмә гөле буларак үрчетелә. агаваның еш очрый торган төрләре: Мексика агавасы (A. mexicana), Америка агавасы (A. americana), җепсыман агава (А.filifera). Аеруча матур, әмма сирәк очрый торган агавалар - королева Виктория (A.Victoriae - reginae Moore) һәм король Фердинанд агавасы (A. ferdinandi regis Bgr.).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]