Кулланучы бәхәсе:Муллахмәтова Дилә Әгләзетдин кызы

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муллахмәтова Дилә Әгләзетдин кызы latin yazuında])

Керкәле авылының Шөгер очындагы мәчете турында кыскача мәгълүмат.

    Мин , Әхмәтшина Разия, 1955 елда Чистай педучилищасын  тәмамлап Шөгер районына килдем. Керкәле авылы балалар бакчасына мөдир итеп билгеләндем. Бинасы Гәрәй абзыйдан калган 4 почмаклы йорт иде,бер группада  25-30 бала. Авыл советы председателе Фәрхетдинов Зөфәр абый инициативасы белән зуррак итеп бина төзү башланды.
   Балалар белән эшләүне мәктәп территориясендәге Әхмәт байның 2 этажлы бинасында дәвам иттек.
 Авыл советы төзегән бинада 10 ел эшләгәннән соң 1966 елның январь   аенда бинабыз янды.
   Бу вакытка инде авылда зур үзгәрешләр:  хуҗалар юк, 1958 елда ук авыл Советы Иске Шөгер белән берләшеп ,колхоз “ Шушма” колхозына кушылып,үзәкләре Иске Шөгердә 7-8 км ераклыкта.

Телефонар юк,транспорт юк,мин дә кыюсыз, туган юк ,дус-иш юк.Автобусар сирәк үз вакытлары белән йөри,попуткалар алмый,җәяү йөрү.

 Авыл Советы сессиясендә балалар  бакчасының еллык сметасында каралган 9 статья-900 сум, 12 статья -250 сум,14 статья -300 сум, бюджеттан 2000 сум  булырга  сөйләшенде....Кабат  статьяларга рөхсәт алыр өчен район башкарма  комететы председателе Моряков  янына кабат-кабат керергә туры килде. Шундый шартларда  бер аллаһының рәхмәтенә ,ата-аналарның яхшы мөгаләмәсенә.авыл халкының ярдәменә таянып без 4 хатын-кыз:

Мугинова Мәгъсүмә-тәрбияче, Сабурова Гөлҗиһан-пешекче, Гарифуллинаа Минҗамал-ярдәмче, һәм мин детсад бинасы төзергә тәвәккәлләгәнбез. Спиридоновка ягындагы урманда агач кисү,кырыйга чыгаруда Ахметшин Габделхәй, Фәрхетдинов Фәрит, Газизов Һадый, Сафуанов Закирлар тырыштылар. Кайтаруда РТС тракторы нарядын үтәгәннән соң төнлә бардылар.Һәрберебез нәрсә булсада әзерләп килеп ризыкландырдык.Бураны бурауда Газизов Һадый, Сафуанов Закир, Минәхмәт, Ямалетдинов Шәһит, Галләмов Нәҗип, Гарифуллин Фатихлар эшләде.

  Бураны күтәрү урыны-сөргән бакча,апрель  ае-нигезе юк,нишләргә дә түгел. Керкәле карьеры начальнигы Гильметдинов  Хәлил:(Аллаһының рәхмәте яусын)”Апа почмакларына куярга тонналы ташлар бар,тракторчы Хасанов Мөнир төшерердә,ураштырып та куяр “-диде. Икенче көнне үк төшереп бурачылар күрсәтүе буенча урнаштырып та китте. Гаҗәп ,ул вакытта күп эшләр-бар да әңер-савапка булды. Бураны ата-аналар , бураучылар, авыл халкы ярдәме белән күтәреп куйгач, нигезенәташ тутыру өчен измәясарга ат белән сары балчык, ат тиресе ташып буталап нигез эшләнде.

Түбәсе калган бүрәнәләрне Халимов Йәсәр тегермәне янында ярдырып җәелде, ярыклары балчык измәсе белән сыланды, Исламова Сәрия, Вагизаова Назирә, Гарифуллина Резедәләр һәрдаим катнашып тордылар. Сылаганнан соң түбәсенә тегермәннән опилка ташып тутырдык.опилка өстенә чиләкне аркан белән тартып бакча туфрагы җәйдек.Тәрәзә, ишек яңаклары өчен материалны лесник Мугинов Барый абзый Тукмак урманындагы наратлыктан кисәргә рөхсәт бирде. Өмә итеп җыелышып барып әзерләүдә Сафуанов Исмәгыйл абый, Ахметшин Габделхәй, Исламова Сәрия, Имамова Мәбрүрә, Гарифуллин Фәтих, Сабурова Гөлҗиһан, Гарифуллина Минҗамаллар бик теләп эшләделәр. Материалны Йәсәр лесопилкасында ярдырып, эшләп, урыннарына Ямалтдинов Шәһит Валиевич, Галләмов Нәҗип, Закиров Хәмзә абыйлар ураштырдылар.Тәрәзә рамнарында алар эшләде.Түбән Чыршылы комбинатыннан койма тактасы аласыбыз бар иде, Авыл советы хуҗасы Зарипов Хөсәен абзый МСО хуҗасы Хәйретдинов Ислам абый белән сөйләшеп , быткомбинат тракторы белән төяп кайтып алыштык идәнлек такта. Җылыту өчен мичләрне Хасанов Мәхмүт абый белән чыгардык,соңрак электор белән җылытуга Галимов Наил көйләде.

  Авыл Советлары кушылып 20 елда 5 ай бергә эшләделәр.  Май аенда киткән иде ,  октябрь аенда кайттылар,  7-8 км арада җәяү йөрелде.
   Детсад бинасын төзүгә бухгалтерия хисаплавы буенча  3850 сум акча тотылган.  Ул вакыттагы Авыл Советы председателе Мухаметзянова Рәйсә да гаҗәпләнде :  ”6 почмаклы хуҗалык өйләре 5000 сум тора” дип.

Таш кареры, РТС, быткомбинат акча күчерергә дип счет тәкъдим итмәделәр. 20 елдан соң колхоз идарәсе план нигезендә төзү оешмалары белән яхшы итеп төзелгән бинага балалар күчерелгәч, бу бина буш калды. Авылны олылары бинанын уңгае кыйбла ягында булуын чамалап, мәчет итү фикере туган. Саримов Рәхим абый, Шириязданов Мортаза, Муртазин Исхаклар җирле хуҗалардан сорый башлаганнар, алардан катгый отказ булгач , район хуҗаларына берничә тапкыр барганнар.Бер миһербанлы бәндәсе тәкъдиме белән рөхсәт алынган. Хәзерге мәчет хуҗалары Хасанов Ясави, Ямалетдинов Рәис.

  Детсад бинасы итеп өлгертүдә, Аллаһы йорты итеп үзгәртүдә, бик тә нык итеп ямьләндерүдә өлешләрен керткән бәндәләр Бер  Аллаһынын чиксез рәхмәтендә булса иделәр,исәннәргә хәерле саулык-сәламәтлек насыйп итеп, тынычлыкта догалар кыйлып яшәргә булса иде, ахирәткә күчкәннәргә кыйлган догалар һәрдаим ирешеп торса иде,рухлары шат кылса иде. Амин.

Әхмәтшина Разыя апа кулъязмасыннан

комьютерда бастырды 

Беляева Эльмира Минсәгыйт кызы

Мәктәп ачылу.[вики-текстны үзгәртү]

Мәктәп ачылу.

Революциягә кадәр Керкәледә дәүләт мәктәбе булмый. Бары тик мәчет каршындагы мәктәп кенә эшли. 1910 нчы елда Гата Һилалов Тымытык мәдрәсәсен тәмамлап кайта һәм авыл читендәге бер өйдә мәктәп ачып балалар укыта башлый. Ул анда дин сабагы белән бергә татар теле, тарих, математика, география, физика кебек фәннәрне дә укыта. Икенче елны мәктәптә укырга теләүчеләр саны икеләтә арта. Халык җыелып мәктәп өчен яңа өй сала. 1911 нче елда Керкәледә дәүләт мәктәбе ачыла. 1926-1927 нче елларда Керкәледә беренче ике пионер – Җәвад Вәлиева һәм Хәдия Гарифуллина була. Ә 1929 нчы елда беренче пионер оешмасы барлыкка килә. Авылга Гөлсем Нәдерова, Саҗидә Мөлекова исемле укытучылар килә. 1937 нче елда ике катлы мәктәп бинасы салына. Ә 1999 нчы елның 30 нчы октябрендә авылыбызда яңа мәктәп бинасы төзелә. 2015 нче елдан ул Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемен йөртә башлады. Бүгенге көндә Керкәле мәктәбендә 33 бала укый. Аларны 9 укытучы укыта. Мәктәбебез кечкенә булса да анда ике музей эшләп килә: “Галия һәм Җәмит Рәхимовлар музее” (2015 нче елдан) һәм “Тарихи-туган якны өйрәнү музее” (1989 нчы елдан). Музейларга ел саен яңа экспонатлар өстәлеп тора. 2013 нче елдан мәктәбебездә рәсәй күләмендә фәнни-практик конференция үткәрелә башлады. Ә конференция материаллары китап итеп бастырылды. Бүгенге көнгә бастырылган дурт китабыбыз бар.

Муллахмәтова Дилә Әгъләҗетдин кызы Беляева Эльмира Минсәгыйть кызы

Парлы картлык- олы байлык ул.[вики-текстны үзгәртү]

Парлы картлык- олы байлык ул.

      Гомер итү–үргә менү , диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең–ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итә. Лениногорск районы Керкәле авылында гомер итүче Хәмзә абый һәм Әкълимә апа  Закировлар алда очраган авырлыкларны җиңеп, киртәләрне әйләнеп узып, бер-берсенә терәк булып 70 ел бергә  матур тормыш сукмагыннан  узалар. 70 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә!  
     Хәмзә абый 1925 елда бары тик ир-балалы гаиләдә  төпчек дуртенчесе булып дөньяга килә. Өч абыйсы да Бөек Ватан сугышында катнашканнар: Насыйх белән Салих яу кырында ятып калган, өлкәне Малих  дәһшәтле сугыштан сау- сәламәт кайтып, 80 яшенә кадәр матур гомер кичергән.

1926 елгы Әкълимә апа да күп балалы гаиләдә туа. Алар әти-әниләренә җидәү булалар. Хәмзә абый яшь вакытында аеруча тәвәккәл була. Керкәле авылына кунакка килгән Тимәш кызын ул бер күрүдә ошата һәм озак уйлап тормыйча, 1947 елның 24 мартында тунга төреп, ат чанасына утыртып, үзенә кәләшкә аны алып та кайта. Сабыр холыклы, кешелекле, яшьләргә үрнәк итеп куярлык Закировлар гаиләсендә беренче бала көттереп кенә дөньяга аваз сала. Аңа Рафаил, дип исем кушалар. Гаиләне тулыландырып бер- бер артлы Рифкат, Хәмит, Рушания, Ринат, Рашат, Алсу дөньяга килә. Балалары аларга 14 онык бүләк итә. Инде 5 оныкчыклары да бар. Хәмзә абый ярты гасыр такта эше белән шөгелләнә. “50 ел кулымнан балта төшмәде минем”,- дип горурланып сөйли ул. Моңа дәлил булып уенчыктай матур йорты балкып тора шул! Бизәкле койма, капкасы, тәрәзә йөзлекләре дә гаҗәеп милли төсмер белән җанга җылы бирә. Бөтен җирдә тулы тәртип, чисталык, пөхтәлек. Һәр тәрзә саен шау чәчәккә күмелгән песи гөлләре йортка аерым бер ямь бирә .

             Гомере буе бал кортларыннан аерылганы булмады булдыклы гаиләнең. Бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белмәсәләр, зур игътибар, сабырлык белән аларны карамасалар, әллә умарта башы егерме бишкә җитәр идеме?! 
   Алардан юл аркылы гына матурлыгы белән тирә-юньгә  нур чәчеп, изгелек үрнәге булып чишмә ага. Бу чишмә урамында минем дә балачагым, яшьлегем үтте.Көянтәмә чиләкләремне асып суга, кер чайкарга килә идем. Еш кына  иңне иңгә куеп утырган ак күлмәкле Әкълимә апа белән авылыбыз остасын, гаять зәвыклы Хәмзә абыйга гел игътибар итә идем. Алар  икәүләп көтудән кайтучы күп санлы сарык, сыерларын каршыларлар иде. Менә бу юлы да зур юбилейлары белән котларга килүемдә , алар шулай ук иңне -иңгә куеп , бер-беренең  җан җылысын тоеп диванда утыра иделәр. 
     Ихтирамга лаек бу өлкән авылдашларымның яхшы хәтерләренә, бай сөйләм телләренә  гаҗәпләнеп сокланып утырдым.    Алар миңа берсеннән- берсе кызыклы булган авылдашлар язмышы хакында,  мәктәптә укыган еллары турында , кояш нурында илебезгә иминлек теләп аккан  Хәмзә чишмәсе тарихын сөйләделәр.       
     Беренче тапкыр бу чишмәнең суы җир –анабыз куеныннан 1959 елда агып чыккан. Шундук Хәмзә абый күршесе Гыймәтдинов Җәудәт белән чишмә башына каптаж ясап, Суркинодан егерме дүрт труба алып кайтып, керосин белән труба эчендәге дегетне чистартып ,улак куеп, чишмә ясаганнар.Бу изге гамәлне  алар колхоз эшеннән  соң ай ярым дәвамында  башкарганнар. Әлеге чишмәнең суы шундый тәмле һәм сихәтле. Чит җирләргә киткән авылдашлар туган авылына кайткач, шушы чишмә янына киләләр, яшьлекләрен сагынып искә алалар. Мин дә аның янына гел киләм. Шул чишмә янында басып торганда ничектер күңелгә шундый рәхәт, барлык күңелсез уйлар да онытылган кебек була. Бүген юлаучылар  арган җаннарына чишмә суыннан көч алып ял итеп китәләр.Хәмзә абыйның, кое белән чишмәне караучыга Ходай сәвабын  да күп итеп бирермен,-дигән мәгнәле сүзләре исемдә калды. Җәннәт рәхәте, оҗмах хозурлыгы насыйп итсен сезгә  Аллаһы Тәгалә чишмәгез өчен , Хәмзә абый!

Тормыш иптәшегезне нәрсә өчен яраттыгыз?-дигән сорауга “Тормышчан, яхшы хуҗабикә булганга яраттым ”,-дип җавап бирде Хәмзә абый. “Сүзгә килмәдек, бер-беребезне хөрмәтләп яшәдек. Ачуланышырга, үпкәләшергә вакытыбыз да булмады: Хәмзә үзенең остаханәсендә капкаларга бизәкләр, тәрәзә йөзлекләре ясап ,беренче әтәчләр кычкыра башлагач кына кереп ята иде. Аллага шөкер, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы-тәүфыйклы балалар үстердек.”,- дип өстәде тормыш иптәше. Әйе,бу яшьтә үстергән балаларың белән горурлана алсаң, иң зур бәхеттер ул. Элеге матур парлар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып картлык кичереп яшиләр. Мин килгәндә дә яннарында уллары Хәмит, кызлары Рушания һәм киленнәре Оркыя иде. Беренче уллары Рафаил гына 57 яшендә гүр иясе булган , ата белән ананың аны уйламаган минутлары юк.

     70 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел. Тормышның бит аның төрле вакыты бар. Әмма бу гаиләгә карап, биредә тынычлык хөкем сөрүен, бер-берсенә юл биреп яшәгәнлекләрен аңларга була. Еллар узган саен, яшәгән саен,  аларга балалары гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә сокланып карый.  
      Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган Закировлар гаиләсенә алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмавын, балалар һәм оныклар игелеген күреп гомер кичерүләрен теләп калам. Ә балаларына  әти-әниләренең изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булсын.

Нәдершина Суфия Шамил кызы, Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Равил мәчете

  1910 елда Керкәле авылында 3 мәчет, 1917 елда дүртенче мәчет төзелә.

Бүгенге көндә авылда ике мәчет бар. 1998 нче елда төзелгән мәчет “Равил мәчете” дип йөртелә, чөнки ул мәчетне төзүдә авылдашыбыз Равил йөри. Әтисе юлыннан нефтьче булып киткән Равилне Төмән өлкәсенә эшкә алалар.Тырышлыгы һәм уңганлыгы аркасында зур абруйлар казана. 2020нче елда авыл эшмәкәре Ленар Бикманов җитәкчелегендә авыл балта осталары белән бу мәчеткә реставрация ясалды.

Мой Татарстан[вики-текстны үзгәртү]

Здравствуйте, уважаемый победитель конкурса «Мой Татарстан».

От лица НП «Викимедиа РУ» и «Татароязычных участников сообщества Викимедиа» поздравляю вас с завоеванием призового места в конкурсе «Мой Татарстан».

Для получения призовых сумм, прошу вас заполнить следующую электронную форму:

https://docs.google.com/forms/d/17JtUscwTeTjDvQ2lNFOyUkHWqolLinE_gb5FFCAfoJk/edit

Если вы не знаете банковские реквизиты своей карты, вы может посмотреть их в приложении банка на своем телефоне или же запросить в любом отделении своего банка.

Размер призовых соответствующий вашему вкладу вы можете посмотреть по ссылке в таблице:

https://tt.wikipedia.org/wiki/Википедия:Бәйгеләр/Минем_Татарстан/Нәтиҗәләр#Җәдвәл

при заполнение данных в таблице просьба округлить призовую сумму до рублей.

И огромная просьба не затягивать с заполнением таблицы, так как перечисление призовых сумм начнется только после того как будут собраны данные со всех победителей.


С уважением и благодарностью Дмитрий Жуков (НП «Викимедиа РУ»).

Если что-то непонятно, смело задавайте вопросы!

jukoff@wikimedia.ru

JukoFF (бәхәс) 22 фев 2021, 10:30 (UTC)[җавап бирергә]