Кулланучы бәхәсе:Рашат Якупов/Архив (Гыйнвар 2011)

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рашат Якупов/Архив (Гыйнвар 2011) latin yazuında])

Википедиягә 10 ел![вики-текстны үзгәртү]

10 ел
Барлык татар википедиячеләре исеменнән Википедия проектына 10 ел тулу уңаеннан иң эшчән һәм иң актив булган кулланучыга. -- Marat Vildanov 12 гый 2011, 19:25 (UTC)[җавап бирергә]
Миңа да "эләкте"ме?) Рәхмәт =)--Рашат Якуп 12 гый 2011, 19:28 (UTC)[җавап бирергә]

Рашат әфәнде, сезне "Хади Атласи" бәйгесендә искә алдыру өчен зинһар, риза бирегез. Сез анда минем беренче ярдәмче, викида өйрәтүче кебек күрсәтечәксез. Зинһар, хәзер үк җавап бирегез! --Mansur321 14 гый 2011, 17:17 (UTC)[җавап бирергә]

Кысылуым өчен гафу үтенәм. Мансур әфәнде, нинди бәйге ул?--Шәйхи 14 гый 2011, 17:36 (UTC)[җавап бирергә]

Бу - фәнни һәм гуманитар бәйге, анда үз эшләрен һәм тикшеренүләрен күрсәтергә ярый. Мин анда Татар Википедиясен куйдым. Бу гамәл ярамый икәндер? --Mansur321 14 гый 2011, 17:44 (UTC)[җавап бирергә]

Аның берәр контактлары, мәглуматлары юкмы? Хәбәр итә алмыйсызмы? Кызыксынып киттем әле)))--Шәйхи 14 гый 2011, 17:54 (UTC)[җавап бирергә]

Конкурс дүшәмбе көнендә булачак. Ә контактлары, мәглуматлары турында мин белмим, миңа укытучы хәбәр итте. Интернетта эзләп карагыз. --Mansur321 14 гый 2011, 17:58 (UTC)[җавап бирергә]
Мин тапкан идем инде монда - Хади Атласи ис. конференция...2 турдан - 1се - 2 турга кадәр 15 көн элек бетә- 2 тур -15.02.11дә...--Шәйхи 14 гый 2011, 18:13 (UTC)[җавап бирергә]
Булды-булды, аңлашылды... Әле катнашырга уйлаган идем дә - туры килгән эшем бар иде дә - тик җитешмим инде барыбер..(( Рәхмәт, Мансур әфәнде! Рашат әфәнде ачуланмаса ярый инде))

Соң күргәнемә гафу итегез, ризалыгымны бирәм, әлбәттә. Гамәл ярый, борчылмагыз. Әз генә Татар Википедисенә "пиар" ясасагыз да, комачауламас =)--Рашат Якуп 14 гый 2011, 18:45 (UTC)[җавап бирергә]
P.S. Айдар әфәнде, кызыксынуыгыз киресенчә мактауга лаек :)--Рашат Якуп 14 гый 2011, 18:57 (UTC)[җавап бирергә]

Зур рәхмәт сезгә, Рашат әфәнде, результатны сезгә тапшырам. --Mansur321 15 гый 2011, 09:27 (UTC)[җавап бирергә]
Иртәгә конференция була. Так сказать: "Пожелайте удачи"! --Mansur321 11 фев 2011, 10:06 (UTC)[җавап бирергә]
Так сказать: Уңышлар! =) --Рашат Якуп 11 фев 2011, 14:59 (UTC)[җавап бирергә]

Рашат әфәнде, Татарстан тарихы дигән үрнәк кирәк иде - теге, Борынгы Рим үрнәге кебегрәк. РуВикида һәр илнең тарихы буенча бар ул))--Шәйхи 17 гый 2011, 18:13 (UTC)[җавап бирергә]

Эшләнде. Рәхим итегез =) --Рашат Якуп 17 гый 2011, 19:28 (UTC)[җавап бирергә]
РӘХМӘТ!!!)))))--Шәйхи 18 гый 2011, 10:18 (UTC)[җавап бирергә]

Без администраторлар буларак Eric256 эшчәнлеге тирәсендә туган мәсьәләне чишәргә тиешбез. Карап утыра алмыйбыз. Тавыш бирүме, кемнедер тыюмы, нәрсә булсын, ләкин компромисс табарга тиешбез. Болай дәвам итә алмый. -- Marat Vildanov 18 гый 2011, 20:00 (UTC)[җавап бирергә]

Әлбәттә, бәхәс нәтиҗәсен администраторлар чыгара, тик мин әлегә кайсы тараф хаклы икәнлеген күрмим. Бер яктан, Zahidulla хаклы, икенче яктан исә, Eric 256 кертемен дә бетерергә ярамый, ул күп эш башкарган. Һәрхәлдә, нәтиҗә ясауга әле 10 көнләп бар.--Рашат Якуп 19 гый 2011, 05:34 (UTC)[җавап бирергә]

Афәрин, Рашат![вики-текстны үзгәртү]

Бүген иртән телевизордан “Хәерле иртә” тапшыруында сезнең белән әңгәмәне карадым. Мактаудан башка сезгә әйтер сүзем юк. Шундый матур, аңлаешлы сөйлисез. Афәрин, Рашат әфәнде!

P.S. Хәтта, карагыз әле, минем турында сөйли бит бу, диясем килде.

P.P.S. Кызганыч, студиягә шылтыратып, Eric 256 мәкаләләрен бетерү мәсьәләсе турында сорау биреп булмады - эшкә ашыга идем --Илназ 21 гый 2011, 10:09 (UTC)[җавап бирергә]

Җылы сүзләрегез өчен зур рәхмәт! . Татар Википедиясен мөмкин булган юллар белән танытырга тырышам =) Eric 256 мәкаләләрен бетерү мәсьәләсе турында исә — соравыгыз нинди? Мөнәсәбәтемне мин бәхәстә белдерергә тырыштым.--Рашат Якуп 21 гый 2011, 12:08 (UTC)[җавап бирергә]
Язма интернетта юкмы? --Marat Vildanov 21 гый 2011, 13:27 (UTC)[җавап бирергә]
Ял көннәрендә интернетка чыгарырга мөмкиннәр) --Рашат Якуп 21 гый 2011, 13:33 (UTC)[җавап бирергә]
Менә бу сылтама буенча күчеп, карый аласыз.--Рашат Якуп 22 гый 2011, 11:28 (UTC)[җавап бирергә]

Соравым юк, юри генә әйттем. Бөтен дөньяга спутник аша Эрик проблемасын танытмыйм инде :) --Илназ 21 гый 2011, 15:08 (UTC)[җавап бирергә]

Югары Арбитраж Шурасы[вики-текстны үзгәртү]

Рашат әфәнде!

Eric256 ның мәкаләләре буенча килеп чыккан проблема мине Арбитраҗ Шурасы турында уйланырга мәҗбүр итте. Шура нәк шундый конфликтларны чишәргә тиеш иде бит! Ә болай без, Википедиячеләр, җыелабыз да бер биткә, бөтен эшебезне онытып, талашабыз-чәйнәшәбез((( Бу Википедиянең эшенә зыян китерә. Әнә, бәхәсне куптарган Илназ әфәнде үзе дә бу мәсьәлә буенча борчыла иде)) Әгәр дә хәзерге проблеманы тыныч юл белән чишеп чыга алсак, Югары Арбитраҗ Шурасын чакырырга кирәк булыр. Безнең ресурслар җитәрлек - Илназ әфәнде, Илнар әфәнде, Булат Минемуллин, ахыр чиктә, мин дә бар)) Беренче чакырылыш оештырылса, Авторлык хокукларын бозу буенча мәсьәләне дә хәл итерләр иде)))--Шәйхи 21 гый 2011, 13:23 (UTC)[җавап бирергә]

Миңа әле дә бу шураның уңай яклары ачык түгел. Мин википедиядә чикләнмәгән хакимиятле кешеләрнең булуын теләмим. -- Marat Vildanov 21 гый 2011, 13:36 (UTC)[җавап бирергә]
Югары Арбитраж Шурасын хакимият дип атап булмый. Ул фәкать кагыйдәләр буенча эшләргә тиеш. Һәм, әлбәттә, катлаулы очракларда гына.--Рашат Якуп 21 гый 2011, 13:40 (UTC)[җавап бирергә]

Мин үзем Югары Арбитраж Шурасы кагыйдәләре кабул ителгәч, шунда ук беренче чакырылышны эшләтергә теләгән идем, тик миңа әле иртә дип әйттеләр. Башка википедиячеләр (аеруча идарәчеләр) каршы булмаса, әйдәгез, беренче чакырылыш Югары Арбитраж Шурасы составын билгелик.--Рашат Якуп 21 гый 2011, 13:37 (UTC)М[җавап бирергә]

Мин, әлбәттә, риза һәм уйлавымча, башка Википедиячеләр дә каршы килмәстер))--Шәйхи 21 гый 2011, 14:39 (UTC)[җавап бирергә]
Әгәр Шура җыелса, беренче чакырылышта мондый проблемаларны хәл итәргә тәкъдим итәм:
  1. Татар теле алфавитларга аеруча бай булу сәбәпле, татар википедиясендә кириллицадан тыш тагын нинди латин алфавитында язырга ярый? (Бөтенләй латин алфавитын тыюны хәтта мин дә дөрес түгел дип саныйм).
  2. Әлеге дә баягы айда бетмәс аю "мәсьәләсе". --Илназ 21 гый 2011, 15:08 (UTC)[җавап бирергә]
Бик якшы! Мин риза! Нәрсә сез әйтәсез, Рашат әфәнде? --Mansur321 21 гый 2011, 17:02 (UTC)[җавап бирергә]

Иртәгә имтиханым. Аннан соң, иртәгә үк рәсми белдерү эләрмен.--Рашат Якуп 21 гый 2011, 18:59 (UTC)[җавап бирергә]

Минемчә, андый сораулар буенча бәхәс итү мөмкинчелеге барлык кулланучыда булырга тиеш. Сәясәттән үрнәк алсак, хәзер бездә туры демократия, ә ЮАШ :) белән сайлаулы демократия булачак. Әлбәттә, ЮАШның эффективлыгы зуррак, әмма башка кулланучыларның фикерләре ЮАШка тәэсир итмәскә мөмкин. Бәхәсләр исә вики өчең уңай күренеш. Бәхәстә хакыйкать туа, диләр. --Timming 22 гый 2011, 07:23 (UTC)[җавап бирергә]

Шулай итеп, безнең латин әлифбасы, автор хокуклары һәм Себер диалекты мәсьәләләренә тагын ЮАШ кирәклеге өстәлде :) ЮАШ алдында бары тик конфликтларны чишү максаты тора. Бәхәсләр, тавыш бирүләр һ. б. дәвам итәчәк.--Рашат Якуп 22 гый 2011, 11:31 (UTC)[җавап бирергә]

Төрҗемә итәргә ярыймы?[вики-текстны үзгәртү]

Авторлык хокукларын бозу буенча мәсьәлә туа башлагач, мин моның белән моны тәрҗемә итеп мондыйрак татар телендә Үрнәк:Ирексез файл ясарга җыенам. Әлбәттә "Гөмбә" белән "Берлин"ны тәмамлагач. Миңа аларны эшләргә ярыймы, әллә ул идарәчеләр хокукымы? --Илназ 21 гый 2011, 15:08 (UTC)[җавап бирергә]

Әйе, әлбәттә моны һәркем эшләргә хокуклы. Әлеге өлгене ясасагыз, Сезгә чиксез рәхмәтле булырбыз =)--Рашат Якуп 21 гый 2011, 15:19 (UTC)[җавап бирергә]

Ask for help with translation[вики-текстны үзгәртү]

Hello, I would like to ask you for personal help. I have a page about a village and I would like to have the page translated into Tatar. If you can help me, contact me via this form. Thank you. 147.32.160.138 22 гый 2011, 11:06 (UTC)[җавап бирергә]

Матбугатта катнашкан өчен![вики-текстны үзгәртү]

Матбугатта катнашкан өчен
Татар Википедиясен матбугатта таныткан өчен, бөтен Википедиячеләр һәм шәхсән үземнең исемнән - --Шәйхи 22 гый 2011, 16:20 (UTC)[җавап бирергә]
Чын күңелдән рәхмәт =) --Рашат Якуп 22 гый 2011, 17:03 (UTC)[җавап бирергә]

Википедия:Википедия катнашучыларына бүләкләр[вики-текстны үзгәртү]

Рашат әфәнде!

бу битне тәрҗемә иткән идем. Күз салыгызчы, зинһар.

Бик шәп чыкты. Рәхмәт!--Рашат Якуп 22 гый 2011, 17:03 (UTC)[җавап бирергә]

Ничек язарга?[вики-текстны үзгәртү]

Eric256 үрнәгеннән һәм аның сүзләреннән күренгәнчә, бу википедиядә татар әдәби теленең язылыш кагыйдәләре бөтенләй бернинди көчкә ия түгел. Ягъни берәребез үз диалектында бернинди кагыйдәләр белмичә үзе уйлаганча орфография белән хаталы рәвештә яза икән, ул аның татарча яза белмәве турында әйтми, ә үзенең диалектын куллану хокукын чынлыкка ашыра димәк. Ник соң без Jalanajak'ка язарга рөхсәт бирмәдек, Hodzha'ны кысрыкладык хаталы язганнары өчен, ә Eric256ның бары тик күп хаталы кертеме һәм күпсанлы мәкаләләре сәбәпле аның эшчәнлеген хуплыйбыз? -- Marat Vildanov 26 гый 2011, 15:48 (UTC)[җавап бирергә]

Сүзегездә хаклык бар. Ләкин бөтен проблемаларны берәм-берәм хәл итәргә кирәк. Хәзер янә бәхәс куптару урынсыз. Тавыш бирү битендә барысын хәл итик.--Рашат Якуп 26 гый 2011, 19:17 (UTC)[җавап бирергә]
Hodzha гомумән татар телен белмәгән иде, аның тәрҗемәсе я «Дивар», я башка программа ярдәмендә башкарылган. Jalanajak'ка килгәндә исә, безнең тагын проблемалар бутала. Мин аңлаганча, Jalanajak һәм Eric256 язылыш проблемалары орфография кагыйдәләрен белмәүдә түгел, ә үзенчәлекле латин әлифбасы төрен куллануда. Мин Латин әлифбасын куллануда бердәм кагыйдәне чыгарырга тәкъдим иткән идем, википедиячеләр моңа әзер булмаган.--Рашат Якуп 26 гый 2011, 19:26 (UTC)[җавап бирергә]
Jalanajak кириллда бер хатасыз яза иде. Eric256 исә кириллда да, үз әлифбасында да дөрес итеп яза белми. Бер үк сүзләрнең илле төрле варианты бар. Моны үзегез аңлыйсыз. -- Marat Vildanov 26 гый 2011, 21:39 (UTC)[җавап бирергә]
Хәзерге вакыттан башлап шушы проблемнарга күбрәк игътибар итәрбез. Eric256 мәсьәләсен исә тавыш бирү хәл итәр.--Рашат Якуп 27 гый 2011, 08:30 (UTC)[җавап бирергә]
Татар Википедиясендә Америка Кушма Штатларының административ бүленеше турында искиткеч мәкаләләр өчен - --Шәйхи 30 гый 2011, 18:24 (UTC)[җавап бирергә]

Тагын рәхмәт =) --Рашат Якуп 30 гый 2011, 18:25 (UTC)[җавап бирергә]