Кулланучы бәхәсе:Фарзия Нәҗип

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фарзия Нәҗип latin yazuında])

Кукмара, Каенлык һәм каеннар[вики-текстны үзгәртү]

Күз алдыгызга яшел сусыл яфракларга төренгән,шифалы ак-пакъ тузлардан киенгән,санап бетерә алмаслык тагын әллә никадәр файдалы узлекләргә ия булган каен агачлары килеп бастымы? Шул серле ак каеннар безнең Каенлык авылы урамының ике ягы буйлап тезелеп киткән дә,эйләнәсен чорнап,ак каеннардан торган бер боҗра хасил иткән.

    Әлеге сихри табигатьле Каенлык авылына 1929 елларда колхозлашу чорлары башлангач,курше Зур Сәрдек авылы халкы тарафыннан нигез салына.
    Сазлырак урман уртасыннан җир кишәрлекләре буленеп бирелгәннән соң,биредә ускән таллыкны төпләп,туфрагын яндыралар.Әувәл мунчалар,аннан соң йортлар салып кученеп килеп яши башлыйлар.1931 нче елда инде бу җирдэ 47 хуҗалыктан торган кечкенә  авыл-Каенлык калкып чыга.
    Тупыл агачы сазлыкны корыта ,дигэн гыйбарәгә таянып,авыл урамының ике ягы буйлап тупыл агачлары утыртып чыгалар,ләкин бу агачлар усеп мамык коя башлагач,мамыгына чыдый алмыйча янә кисәргә мәҗбүр була җирле халык.Алар урынына урамның ике ягы буйлап сирень куаклары утырталар.Ул сиреньнәр чәчәк аткандагы авылның матурлыгын,үзенә генә хас булган сихри табигатен,аның хуш исен өлкән буын хәрчак сагынып искә ала.   Хәзер исә,сиреньнәр картайды,куп калмады.Ләкин урам буйлап каен агачлары усә.
       Кышын ак бәсләргә сарылып,жәен сусыл яшел яфраклары белән кузлэрне иркәли.Авылыбыз читендәге киң болында каен җиләге усеп куандыра.Һәр җәйне бирегә районыбызның төрле почмагыннан җиләк җыярга дип кемнәр генэ килми!
    Гади дә, җыйнак һәм тыйнак та,кунакчыл да саф татар авылы-Каенлыгым белән горурланмый мөмкин тугел!

Кукмара, Әртил таулары[вики-текстны үзгәртү]

       Мәмәшир авылы- Кукмара районының чиге Киров өлкәсенә керүче авыллар арасына урнашкан.Әлеге авылларда яшәүче төрле милләт халыклары- руслар,марилар гомер-гомергә дус булып , кунакларга йөрешеп яшәгәннәр.Шөкер, бу дуслык дәвам итә,гомергә булсын.
       Авылым итәгендә җәйрәп яшел болынлык ята,аның буенда зифа талларга чумып Бөр елгасы ага.Авыл уртасыннан кечкенә инеш ага,челтерәп чишмәләре көмеш сулары белән сусауны баса,елгаларында кызарып җиләкләре пешә.Атамалары гасырлардан килеп, тарихи истәлекләр белән яшәүче таулары- Бай тавы,Шәмәй тавы,Әртил тавы.

Әртил тавы атамасы “Промартель” дигән итек басу артеленнән алынган.Безнең авыл кешеләре элек-электән итекчеләре белән дан тоткан. Хатын-кызлар да,ирләр дә әлеге һөнәрне яратып башкарган,бу эш кыш көннәрендә төп керем чыганагы булып та торган.Авыл кешеләре киңәшләшеп болын буена , калкуланып торган тау битендә итек басу артеле- “Промартель” оештырганнар.Аның хәтта үзенең китапханәсе дә булган. Сугыштан соң әлеге промартель Кукмарадагы “Иль” фабрикасына күчерелә. Авыл халкы әле дә бу урынны Әртил тавы дип йөртә.Ул бабаларыбызның тырыш хезмәтен искә төшереп үзенең асылын югалтмый. Анда авылдашларыбыз төрле агачлар утырттылар. Җәй көннәрендә саф һава сулап , җиләк ашап ,кошлар сайравын тыңлап,кыш көннәрендә рәхәтләнеп чана, чаңгы шуып ял итәргә була. Әртил тавы- тир түгеп,бөек совет дәүләтен төзүгә зур өлеш керткән , хезмәт сөйгән халкымның үткәнен чагылдыручы изге урын булып авылдашлар күңелендә мәңге яшәр.

Кукмара районы,Пычак авыл тарихы.[вики-текстны үзгәртү]

     Иван Грозный яулары үткәннән соң, Пычак авылына нигез салынган. Сөйләүләренә караганда ,Нократ елгасының көньяк ягында урнашкан Күбәләү авылыннан өч бертуган килеп урнашканнар.Икесенең генә исеме билгеле : Газиз һәм Гафар.Алар агачларны кисеп, үзләренә йорт салганнар.Ерак түгел бакыр чыганагы табып , бакыр чыгару белән шөгыльләнгәннәр.Бу җирләрнең байлыгы турында башка авыл кешеләре дә ишеткән.Шуның нәтиҗәсендә Газиз белән Гафар абзыйларның күршеләре күбәйгән.Урман кисеп , чәчүлек җирләре әзерләп, игенчелек һәм терлекчелек иткәннәр.Ләкин авыл янында зур сазлык булып, чебен – черкигә түзә алмыйча, авылыбызның хәзерге урынына күчеп утырганнар.Ирләр аучылык иткәннәр,һәрвакыт пычак  белән коралланып йөргәннәр.Шуңа күрә аларны башка  авыл халкы пычаклылар дип йөрткәннәр.Шуннан авылыбызның атамасы Пычак булып калган.
     Пычак авылы үзенең таза тормышлы кешеләре белән дан тоткан.Мәсәлән, Дәүләт Әхмәтшин  шушы авылда 150 кеше эшләгән итек фабрикасы , тирә – юньдә берничә кибете , Кукмарада  ике катлы йорты,кибетләре булган..Хисам Фәрхетдинов, Шәймәрдән Хисамов, Хаҗи Хәмзиннәр дә заманына күрә бай булып кибетләр тотканнар. Әхмәт һәм Шәймәрдән байларның да  ике катлы йортлары,зур кибетләре була.  
      Хисам бай  тукымалар белән сату иткән.  Хәзергесе көндә бу кибет склад ролен үти .
      Колхозлашу елларында шушы байлар  авылдан куылалар. Дәүләт , Хисам, Әхмәт байларны – Себергә, Шәймәрдән байны Магнитогорскийга сөрәләр.
     Пычак авылы-татарның тагын  бер батыр улын –Мәсәгутъ Гомәровны биргән төбәк ул.

Кукмара, Күз чишмәсе[вики-текстны үзгәртү]

Ятмас-Дусай авылы 15-16 гасырлар вакытында барлыкка килгән. Ятмас Дусай авылының беренче урыны иске Дусай бабай зираты каршында, әби патша юлының сул ягында урнашкан була. Ятмас Дусайны Әби патша да ят итмәгән. Авыл юлыннан патшабикә Екатерина II үзе узган дигән риваять тә саклана, шуңа күрә бу юлны “ Әби патша” юлы дип йөртәлэр.

    Тормыш дәвам итеп яшәп ятканда, авылда пожар чыгып күп йортлар яналар.Авыл халкын Завод Нырты авылындагы рус милләтле кешеләр куркытып, чукындыру белән яныйлар.  Шулай итеп, риваятьләр буенча Ятмас-Дусай авылы кешеләре, хәзерге без яши торган  яңа урынга , урман эченә кереп, күченеп яши башлыйлар .
    Авылдан  бераз   читтәрәк,  элеккеге беренче нигез салынган Ятмас Дусай авылы урынында–нарат агачлары шаулаган текә яр куеныннан   ургылып чыгучы  “ Күз чишмәсенең “  даны еракларга таралган. Риваятьләргә караганда, бу гаҗәеп үзлекле чишмә , 350 ел элек ,Аллаһ йорты, мәчет урнашкан урыннан чыгуы белән дә,янәшәдә бакыр ятмалары булу белән дә аңлаталар .Авыл кешеләре чишмәне инешкә агып төшкән шарлавыктан эзләп тапканнар. Җир анабыз куеныннан ургып чыккан һәр чишмәнең үз тарихы,үз моңы,үз юлы,үз сере бар.Күз чишмәсе дип әйтүләре юкка түгел.Кеше башына охшаган чишмәнең ике урыныннан “күзләр булып”су тибеп чыга.Чишмәнең салкын,тәмле суының,күзләрне дәвалалау үзлегеннән тыш,барлык әгъзаларга шифасы бар дигән инану яши халыкта. 
“Күз чишмәсе” авылнын талисманы, йөзек кашына әверелде.