Кулланучы бәхәсе:Nailtatar

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Nailtatar latin yazuında])

«Азатлык» Татар Яшьләре Берлегенең торгызылуы hәм эшчәнлеген дәвам итүе хакында Игълан. Татарстан Җөмһүрияте дәүләт структураларына басым ясалу яки аларның Русия Федерациясенә турыдан-туры буйсынуы, шулай ук Татарстан Җөмһүриятенең территориясендә Русиянең махсус хезмәтләренең эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан Җөмһүриятенең суверенлыгы бозыла. Татарстан Җөмһрүияте хакимиятенең сәяси ихтыярсызлыгы, аның коррупциягә бирелгәнлеге һәм җөмһүрияте гражданнарының демократик хокукларын санламавы Татарстан Җөмһүриятенең суверенлыгын hәм татар милләтенең хокукларын бозуга юл ача. Әлеге шартларда татар милләтенең алга таба ирекле үсеше hәм Татарстан Җөмһүриятенең лаеклы иҗтимагый-икътисади үсеше мөмкин түгеллеген күреп, без үз хокукларыбыз өчен көрәшү максаты белән «Азатлык» Татар Яшьләре Берлегенең торгызылуы хакында игълан итәбез.

        «Азатлык» Татар Яшьләре Берлегенең максаты – Татарстан  Җөмһүриятенең  сәяси hәм икътисади бәйсезлеген яклау. Без татар милләтенең алга таба ирекле үсеше өчен бөтен шартлар булдырылган, татар милләтенең мәнфәгатьләрен дөньяның башка дәүләтләре алдында яклаучы, үзенең барлык гражданнарының куркынычсызлыгын hәм иҗтимагый иминлеген тәэмин итүче бәйсез, демократик, хокукый дәүләт төзү өчен көрәшәчәкбез. Без ата-бабаларыбыз алып барган үз халкыбызның, үз илебезнең иреклеге  өчен күп гасырлык көрәшен дәвам итәргә алынабыз.
        Татарстан Җөмһүрияте территориясендә Русия хакимлеген без канунсыз дип таныйбыз hәм аның татар милләтенең хокукларын бозучы җинаятьчел эшчәнлегенә каршы чаралар күрәчәкбез. Татарстан Җөмһүрияте hәм Русия Федерациясе арасында катгый рәвештә бер-беренә тиң, ике суверен халыкара хокук иясе мөнәсәбәтләре урнашырга тиешлеген белдерәбез.                                                                                           

Татарстан Җөмһүриятенең хакимияте вәкилләренең Татарстан Җөмһүриятенең суверенлыгын hәм татар милләтенең хокукларын бозуга китергән гамәлләре безнең тарафтан милли мәнфәгатьләргә хыянәт итү дип саналачак. «Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге, куелган максатларына ирешү юлында, татар халкының намус hәм әхлак кагыйдәләрен үтәп, барлык мөмкин көрәш ысулларын, чараларын hәм алымнарын куллана. «Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге халыкара хокук нормаларына, Татарстан Җөмһүриятенең Дәуләт Суверенлыгы Декларациясенә, Татарстан Җөмһүриятенең статусын билгеләүче 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләренә таянып эш итә.

                          Оештыру җыелышы кабул итте. 

Татарстан Җөмһурияте , Казан шәһәре. 2009 нчы елның 28 марты. Илдар Шиһап,

”Азатлык”  Т.Я.Б. рәисе.

Татарстан. Азатлык.[вики-текстны үзгәртү]

Ватаныбыз – Татарстан, Максатыбыз – Азатлык, Көчебез – Бердәмлек, Ысулыбыз – Тәвәкәллек!

          Әгәр дә син, татар кешесе, үзеңне горур итеп “россиян” дип саныйсың, 

Русияне “безнең дәүләт” дип саныйсың һәм үзеңне Русия ватанпәрвәре рәтенә кертәсең – димәк безнеңчә син йә хыянәтче, йә белемсез. Йә дә син гади ахмак. Әгәр син татар милләтенең, татар мәдәнитенең, татар теленең һәм Татарстаныбызның бүгенге хәленә һәм киләчәгенә битараф – безнеңчә син мәңкорт. Димәк без синең белән төрле юлларда.

Әгәр дә син, татар кешесе, Ватаныбызны яклауда үзенең бурычыңны күрәсең, әгәр тамырларыңда татар каны агуыңнын горурлык хисен тоясың һәм халкыбыз өстеннән эшләнгән гаделсезлекләр синең ачуыңны китерә – димәк безнеңчә син лаеклы кеше, ватанпәрвәр. Һәм без сине үз сафларыбызга чакырабыз.
 
 Без – “Азатлык” Татар Яшьләре Берлеге. Максатыбыз – татар яшьләрен берләштереп Татарстан Җөмһүриятенең бәйсезлеге өчен көрәшү. Татар милләтенең дәүләтсез, телсез, мескен халыкчыкка әверелүенә риза түгелсең икән һәм гаделсезлеккә каршы азатлык өчен көрәш юлына басырга әзер булсаң – безгә мөрәҗәгать ит. Бердәй кузгалсак, бернинди система, бернинди дә хәкимият безнең басымыбызга чыдамаячак.
     Яшәсен бәйсез Татарстан Җөмһүрияте! Мәңге яшә, данлы татр халкы!

Казан шәһәренең “Азатлык” Татар Яшьләре Берлегее.

Рәхим итегез![вики-текстны үзгәртү]

Хәерле көн, Nailtatar! Татар Википедиясенә рәхим итегез! Бу ачык эчтәлекле энциклопедиягә Сез дә мәгълүмат өсти аласыз. Сезгә Җәмгыять үзәге ярдәм итә ала. Шулай ук Сез администраторларга язып, алардан ярдәм сорый аласыз. Бездә Ярдәм бүлеге эшли.

Онытмагыз: язганда әдәби телне куллану сорала. Сезгә кирилл графикасын кулланырга мөмкин, латин графикасында яңа мәкаләләр язу Татар Википедиясендә вакытлыча тыелды.

Википедиядә мәкаләләрнең авторлары юк – аларны һәркем төзәтә ала. Ләкин бәхәсләрдә һәм форумнарда үз имзагызны калдырырга кирәк. Моның өчен ~~~~ символын куегыз.

Сезгә үз сәхифәгезне бизәргә мөмкин. Анда үзегез турында мәгълүмат калдырып була, мәсәлән телләр белү өлгеләре.

Баш битне күзәтергә онытмагыз. Атна саен яңа проектлар барлыкка килә, аларда катнашырга була. Шулай ук Википедиянең мөһим вакыйгалары Актуаль шаблонында күрсәтелә.

Уңышлар Сезгә!


Hello and welcome to the Tatar Wikipedia! We appreciate your contributions. If your Tatar language is not good enough, that's no problem. We have an Embassy where you can inquire for further information in your native language. We hope you enjoy your time here! --Timming 14. дек 2009, 09:45 (UTC)

Хәерле көн! Гафу итегез, ләкин Википедия - энциклопедия, һәм бу пропагандалар өчен урын түгел. Теләсәгез, аерым Азатлык берлеге турында мәкалә яза аласыз, үзегезнең сәхифәгездә аның турында мәгълумат калдыра аласыз. Рәхмәт! --Рашат Якупов 15. дек 2009, 14:10 (UTC)